23 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Тимершык авыл җирлеге Советының беренче утырышы
19нчы сентябрь көнне Тимершык авыл җирлеге Советы депутатларының беренче утырышы уздырылды.
-
“Укучының мәдәни көндәлеге”
2015 елның яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында,“Мәдәни көндәлек” тапшыру гамәлгә кергән иде. Әлеге проект укучыларны компьютер, телевизордан беразга гына булса да читләштереп, кечкенәдән үк мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне дә, әти-әни күбрәк вакытын бала белән уздырсын дигән максатны да күз алдында тотып эшләнгән.
-
Татарстанда -2 градуска кадәр салкыннар көтелә
Төнлә урыны белән томан төшәчәк.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 00 час. до 09 час. 24 сентября 2020 г.
-
“Туктамасаң, полиция абый тота”
Транспорт чараларының елдан-ел артуы шартларында юлларда балаларның иминлеген саклау проблемасы бик җитди тора. Әйтик, агымдагы елның 7 аена республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 254 бала имгәнгән (2019 елның 6 аенда 320-11-339). Күңелсез саннар былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда кимесә дә, тынычланыр урын юк. Юлларда гомерләре өзелгәннәрне үз балаң дип күз алдына китереп караудан да тәннәр чымырдап, йөрәкләр “жу” итеп китә.
-
Казанда кардиологлар конгрессында ун меңләп табиб катнашыр дип көтелә
Чараны Россия табиблары онлайн карый алачак.
-
Татарстан урманчылары дүрт елга алданрак урман торгызу планын үтәделәр
2020 елда торгызылган урманнарның мәйданы республикада 4785 гектар тәшкил итте.
-
Конкурста жиңделәр
Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» республика рәсем һәм фотографияләр конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста безнең районнан Саба гимназиясе укучысы Диләрә Закирова һәм Килдебәк урта мәктәбе укучысы Ләйсән Сибгатуллина җиңү яулады.
-
ТР буенча эчке эшләр министрлыгы туристлар өчен мөһим инструкция чыгарды
Чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга чит илгә килгән көннән 3 календарь көн эчендә COVID-19га лаборатор тикшеренү узарга кирәк.
-
Капиталь ремонт тукталмый
Районда агымдагы елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре тәмамланып килә. Хәзерге көндә объектларда планлаштырылган эшләрнең 85 проценты башкарылган. Быел районыбызда әлеге программага 6 объект кертелгән иде. Тиздән Шәмәрдәндәге 5 күпфатирлы йорт та төзекләндерелеп яңача төстә керәчәк. Төзүчеләр билгеләнгән графикка сыеша. 2021 елга финанслау лимиты якынча 12 миллион сум тәшкил итә. Киләсе елга нигездә 14 йортның подъездлары һәм вентиляция каналлары ремонтланачак.
-
Татарстан сәламәт һәм бәхетле тормыш күрсәткече буенча Россия төбәкләре унлыгына керә
Бүген ил буенча уртача бәхетле тормыш озынлыгы 46,5 ел тәшкил итә.
-
Бер айда - 13 беркетмә
Августта районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр саны алдагы айлар белән чагыштырганда артты. Юлда йөрү кагыйдәләрен шушы рәвешле аеруча тупас бозганнары өчен барысы 13 йөртүчегә беркетмә төзелде. Исерекләрнең байтагын полициянең участок вәкаләтлеләре дә тоткарлады.
-
Авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Министрлыкның колл-үзәгендә консультация алырга мөмкин
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра.
-
Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре тәкъдим ителәчәк.
-
«Ак Барс» читтән генә карап торган Данис Зарипов белән җиңү яулады
«Ак Барс» — «Авангард» уены буллитлардан соң 2:1 исәбе белән тәмамланды.