“Туктамасаң, полиция абый тота”
Транспорт чараларының елдан-ел артуы шартларында юлларда балаларның иминлеген саклау проблемасы бик җитди тора. Әйтик, агымдагы елның 7 аена республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 254 бала имгәнгән (2019 елның 6 аенда 320-11-339). Күңелсез саннар былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда кимесә дә, тынычланыр урын юк. Юлларда гомерләре өзелгәннәрне үз балаң дип күз алдына китереп караудан да тәннәр чымырдап, йөрәкләр “жу” итеп китә.
Шушы хәсрәтне кичергән әти-әни урынында, берүк, булырга язмасын дибез. Әмма теләк теләү белән генә баланы юлларда йөрергә өйрәтеп, кагыйдәләрне төшендерүе кыен. Башлангыч күнекмәләр бирүнең тормыш чынбарлыгына нигезләнгән һәм күмәкләштерелгән булуы кирәк. Шуңа да әти-әниләр әлеге җитди бурычны зур җаваплылык тоеп үтәп килгән мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләре коллективларына мең рәхмәтле. Хәзер балалар бакчаларында кечкенәләргә юлда йөрү кагыйдәләренең башлангыч күнекмәләрен бирү өчен шартлар җитәрлек. “Бакчабызда балаларның шөгыле өчен кирәкле методик кулланмалар, әсбаплар белән җиһазландырылган бүлмә һәрчак ачык. Анда балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен стендлар, “Юл азбукасы” магнитлы-маркерлы такта, светофор, юл билгеләре, машиналар, велосипедлар бар. Кече яшьтәге балаларны күбрәк уеннар җәлеп итә, кызыксынучанлыкларын арттыра. Уен барышында бала үзен шул вәзгыятькә куеп карый, фикерли, аннан чыгу юлын эзли, нәтиҗә ясый. Димәк, балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерүдә дидактик уен оештыру зур этәргеч бирә. Уен барышында нәтиҗәгә ирешкәч бала шатлык кичерә, димәк, дидактик уен көчле тәрбия чарасы. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан оештырылган уеннар аша балалар бер-берсен тыңларга, юл куярга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә өйрәнәләр”,- ди Сабаның “Шатлык” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Миләүшә Нурисламова.
Балалар кабинет кысаларында гына шөгыльләнеп калмыйча, күмәк рәвештә машиналар хәрәкәте туктап тормаган урамга да чыгалар. Бу очракта аларга, әлбәттә, погонлы формадагы хезмәткәрләр озатып йөрүе кирәк була. Чаралар оештырганда балаларны бүләкләр белән үсендерүне “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе үз өстенә ала. “Быел коронавирус пандемиясе күпләп җыелуны бераз чикләсә дә, “Юлда ерактан күренеп тор”, “Имин җәяүле кичүе”, “Бала - төп пассажир” акцияләрен, велосипедчыларга, яшь юл инспекторлары хәрәкәте туган көнгә багышланган чараларны үсеп килүче буынга файдалы булырлык итеп оештыра алдык. Балалар автомобиль йөртүчеләр белән аралаштылар, аларга буклетлар, белешмәлекләр тараттылар. Кече яшьтә алган күнекмәләрне бала онытмый, хәтеренә сеңдерә, яхшы үзләштерә”,– ди бүлекчә начальнигы Гүзәл Ягәфәрова. Кагыйдәләрне өйрәнгәндә кирәкле сүзләрне мәктәпкәчә яшьтәгеләр күңеленә офицерларча сеңдерерлек итеп әйтеп бирүдә Саба гимназиясенең тормыш иминлеге һәм хәрби хезмәт нигезләре укытучысы Илнур Хәйриевка тиңнәр юк.
«Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячеләре мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын бина каршындагы “зебра”га алып чыккач та, аның булышлыгы кирәк булды. “Кадерле малайлар һәм кызлар, безгә сезнең белән танышу бик күңелле һәм мавыктыргыч. Инде белемегезне дә тикшереп карыйк. Әйтик, урам аркылы аклы сызыклар булмаган урыннан чыксаң, нәрсә була?” – дип кызыксынды Илнур Хәйриев. Барысы да бергә: “Полиция абый тота”,– дип җавап бирделәр. “Зебра” аша телефоннан сөйләшеп, наушник киеп музыка тыңлап чыгарга ярамаганлыгын да әйтеп бирделәр. Юл билгеләрен күрсәткәч тә ялгышмадылар. ЮХИДИ район бүлекчәсе хезмәткәре Аяз Каюмов юлда барган автомобильләрне туктаткач, салонда балалар автокәнәфиенең булу-булмавын тикшерделәр. Балалар белән аралашкан йөртүчеләр арасыннан район кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе Шәүкәт Гайнетдинов, чараның әһәмиятен югары бәяләп, оешмадан кызыксындыру чарасы да вәгъдә итте әле. Ә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрчак үтәргә, тротуардан гына йөрергә ышандырдылар. Шулай була күрсен иде.
Марат Гаязов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы:
– Авыл мәктәпләрен оптимальләштерү нәтиҗәсендә балалар хәзер автобусларда көн саен йөри башлагач, автотранспорт оешмаларының җаваплылыгы һәм безнең тарафтан контроль тагын да артты. Тикшерүләр һәрдаим үткәрелә. 2020 елның 24 августыннан 6 сентябренә кадәр барган "Игътибар-балалар!" профилактик акциясендә дә мәктәп автобуслары хезмәткәрләрнең күз уңында булды. Инде көннәр кыскара башлангач та җәяү йөрүче балаларның яктылык кайтаргыч элементлы киемнәрдән булуына үтә җаваплы карасак иде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев