23 октябрь 2020 яңалыклары
-
Ренат Ибраһимов Сириядә Татарстан офицерлары өчен җырлады
Хмеймим авиабазасында Татарстанда туып үскән 50 ләп кеше - Казан хәрби училищесын тәмамлаучылар хезмәт үтә.
-
КФУ галимнәре үтә нык һәм экологик асфальт өслеге эшләгәннәр
Асфальтобетонны республиканың М12 трассасын төзегәндә һәм авыл җирлегендә кулланырга мөмкин.
-
Татарстанлыларны Идел буе федераль округы балалар йортлары онлайн-фестивалендә катнашырга чакыралар
Быел әлеге фестивальдә республиканы Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнары һәм Казан шәһәренең Идел буе районыннан 17 бала тәкъдим итәчәк.
-
«Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде
Россиядәге иң зур кырмыска оясы Кукмара районы Сәрдекбаш авылы җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы урманда урнашкан.
-
«Интертат» Башкортстанда да иң популяр татар сайтына әйләнде
Татар телле «Интертат» сайты Башкортстандагы татарча һәм башкортча сайтлар арасында беренче урынга чыкты.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган «ТР АПКсының иң яхшы белгече» конкурсына гаризалар кабул итә башлады
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.
-
“Иң чиста машина” кайсы булыр?
Һәр дүшәмбедә һәм чәршәмбедә Сабадагы “Балачак” балалар бакчасы каршына “Яшен” җәмгыяте микроавтобуслары килеп туктый. Бинадан шау-гөр килеп ике дистәгә якын малай-кыз тезелешеп чыга. Аларны Лесхоздагы Боз сараена тимераякта шуарга алып китәләр һәм берәр сәгатьтән китереп куялар. Балалар автобуска утырганда шоферның ягымлы тавышы ишетелә: “Утырып беттегезме, каешларыгызны эләктердегезме?”
-
Роспотребнадзор: Татарстанда әлегә грипп белән авыручылар юк
Узган атнада республикада грипп булмаган этиология вирусы йоктыруның 11 очрагы теркәлгән.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллык тарихы турында “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры” китабынннан белергә мөмкин
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.
-
Татарстанда «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проекты башлана
Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
-
Саба районында 50 урынлы яңа балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләмә алды
Саба муниципаль районы Иләбәр авылында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы кичә, 22 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.