24 июль 2013 яңалыклары
-
Бүгенгә районда һәр гектардан фараз буенча уртача 11 центнер уңыш көтелә
Игенче өчен нинди ел булса да бөртекнең кадерсез булганы юк югын. Шулай да соңгы еллардагы корылык бер бөртек ашлыкның да югалтусыз җыеп алырга кирәклеген төшендерде. - Июль азакларында яңгырлар көтелә. Коры ел дисәк тә, төрле басулар бар, уңыш төрлесендә төрлечә. Технологияне саклап, югалтуларсыз җыеп алуга ирешергә кирәк, - дип билгеләп...
-
Авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга Бөтенроссия бердәм “Ышаныч телефоны” ярдәм итә
2010 елдан балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен Бөтенроссия бердәм "Ышаныч телефоны" (8-800-2000-122) эшли. Бу - авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга ярдәм итү фонды оештырган яңа проект. Татарстанда бу телефонга тоташтырылган биш ышаныч телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин. Әйтик, Казанның "Балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" (тел: 8843-571-35-71,...
-
Сабада "Автоледи - 2013" бәйгесе узачак
Агымдагы елның 3 августында Сабаның "Аргамак" картодромында "Автоледи-2013" бәйгесе узачак. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүче һәм машина йөртүгә «в» категорияле таныклыгы яки ышаныч кәгазьләре булган хатын-кызлар 29 июлгә кадәр ЮХИДИ район бүлекчәсенә гариза тапшырырга тиешләр. Ярыш ике этаптан тора: теория һәм практика өлешләре. Беренче этапта автоледиларның юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре...
-
Айдар Гыйлметдиновка ярдәм кирәк!
Будущее Айдару представлялось светлым и безоблачным. Окончил институт, родился сын. Казалось, впереди долгая и счастливая жизнь, пока врачи не поставили страшный диагноз: саркома костей.
-
Явлаштауда яшәүче “Ак әби-бал әби” хуҗалыгында бал бәйрәме узды
Явлаштау авылында яшәүче Фәүзия апа Сабирова хуҗалыгында бал бәйрәме булды. Анда авыл балалары, күрше-тирәләр катнашты. Фәүзия апа 1921нче елгы, җирлекнең иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе. Авылдашлары яратып аны "Ак әби-бал әби" дип йөртәләр. Өлкән яшьтә булуга карамастан, Фәүзия апа актив тормыш рәвеше алып бара, умарта үрчетү белән шөгыльләнә. Умартчылык серләренә...
-
Корсабашта фантазиягә бай, матурлыкка сокланучы уңган кешеләр яши
Фантазиягә бай, матурлыкка сокланучы уңган кешеләр яши Корсабаш авылында. Юк-бардан да күз явын алырдай әйберләр ясап куеп, үз хуҗалыкларын матурлыйлар. Корсабаш авылы Ленин урамы, 22 йортта яшәүче Мостафина Җәүһәрияләр хуҗалыгына һәркем сокланып үтә.
-
Язлы Арташ авылында мәчет төзелеп килә
Авылга ямь өстәп, Язлы Арташ авылында "Шәхси эшмәкәр Фәттахов" көче белән мәчет төзелеп килә. Илнур Илдус улы - шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Хәзер мәчеттә эчке бизәү эшләре бара. Бу эшләр тәмамлангач, тантаналы ачылу булачак. Барыгызны да бүгеннән үк мәчет ачылу бәйрәменә чакырабыз.