Бүгенгә районда һәр гектардан фараз буенча уртача 11 центнер уңыш көтелә
Игенче өчен нинди ел булса да бөртекнең кадерсез булганы юк югын. Шулай да соңгы еллардагы корылык бер бөртек ашлыкның да югалтусыз җыеп алырга кирәклеген төшендерде. - Июль азакларында яңгырлар көтелә. Коры ел дисәк тә, төрле басулар бар, уңыш төрлесендә төрлечә. Технологияне саклап, югалтуларсыз җыеп алуга ирешергә кирәк, - дип билгеләп...
Игенче өчен нинди ел булса да бөртекнең кадерсез булганы юк югын. Шулай да соңгы еллардагы корылык бер бөртек ашлыкның да югалтусыз җыеп алырга кирәклеген төшендерде.
- Июль азакларында яңгырлар көтелә. Коры ел дисәк тә, төрле басулар бар, уңыш төрлесендә төрлечә. Технологияне саклап, югалтуларсыз җыеп алуга ирешергә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рәис Миңнеханов якшәмбе көнне хуҗалык җитәкчеләре җыелган киңәшмәдә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин әйтүенчә, бүгенгә район буенча һәр гектардан фараз буенча уртача 11 центнер уңыш көтелә. Көзге бодай һәм арыш урагына ныклап керешкәч, уңышның артырына өмет бар. Хуҗалыкларның иң беренче максаты - чәчүлек орлык салу, халыкны икмәкле итү, терлек азыгы әзерләү һәм булган бурычларны түләүне кайгырту.
Район кырларыннан барлыгы 24 мең гектарда икмәк җыеп аласы бар. Аның 17 меңе - сабан культуралары. Бүгенге көнгә 1559 гектар мәйдандагы бөртеклеләр теземнәргә салынган. Шуның - 749 гектары борчак, 391е - арыш, 279ы - көзге бодай. Гектар уңышы арыштан - 17 центнер, бодайдан - 17, 5, арпадан - 14, борчактан - 7 центнер чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев