25 март 2019 яңалыклары
-
Казанда тугызынчы каттан егылып төшкән кыз хастаханәдә үлгән
Кызны кома хәлендә Казан 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергән булганнар.
-
Салават Фәтхетдиновка Башкортстанның халык артисты исеме бирелде
Бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте.
-
М7 федераль трассасында берничә километрга сузылган бөкеләр хасил булган - видео
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре һава торышы начар булганда торак пунктлардан чыкмаска киңәш итә.
-
Татарстан Республикасы «Бадминтон өметләре” яшүсмерләр ярышларының 1 нче этабы
24 нче март көнендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Республика күләмендә уздырылган “Бадминтон өметләре2019” ярышының 1 нче этабына нәтиҗәләр ясалды. Ярышта җиңүчеләрне ялгыз, парлы, катнаш уеннарының нәтиҗәләреннән чыгып билгеләделәр.
-
Татарстанда юлга ятып машина туктатырга җыенган хатын-кыз һәлак булган
Кичә кич Казан–Кама Тамагы автомобиль юлының 7нче чакрымында 43 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән.
-
КФУ профессоры Казанда кар яву кайчан тукталачагын әйтте
Көчле кар яву көньяк циклон белән бәйле, ә Татарстан башкаласы аның үзәгендә урнашкан.
-
Наил Галәветдинов быел федераль Сабан туенда көрәштә жирәбә булмаска тиеш дип искәртә
Мари Эл көрәш федерациясе рәисе былтыр төп бүләккә дигән машинаны жирәбә буенча уйнату зур ыгы-зыгы китереп чыгарганын искә төшерде.
-
Лайнерда өстәлләр шуып йөри - палубадагы 1500 кешене вертолет белән коткаралар (куркыныч ВИДЕО)
Норвегиядә круиз лайнеры куркыныч хәлгә очраган. Бер моторы эштән чыккан. Диңгездәге зур дулкыннар корабны бер яктан бер якка селкетә. Лайнер эчендә төшерелгән видеоны карарга ук куркыныч.
-
«Дуслык күпере» фестивале Элвин Грейның хыялын тормышка ашырган
«Дуслык күпере» фестивале концертлары 13 апрельдән 29 апрельгә кадәр булачак.
-
Алдагы өч сәгатьтә Татарстанда көчле буран булачак
Машина йөртүчеләргә бик сак булырга, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә.
-
Россиянең һәм Татарстанның Атказанган урманчысы Н.М.Миннеханов истәлегенә шахмат беренчелеге
23 мартта Лесхоз бистәсендә Россиянең һәм Татарстанның Атказанган урманчысы Н.М.Миннеханов истәлегенә шахмат турниры уздырылды.
-
Хәния Фәрхинең кызы бәби көтә
Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу, Инстаграмда ире белән төшкән фотосын урнаштырып, бәби көтүе турында хәбәр иткән. Ләкин кызмы-малаймы һәм нинди исем кушакчаклары турындагы сорауларга җавап бирмәячәген белдергән. «Бәбиләгәч, белерсез», дигән ул.
-
Кемеровода «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге фаҗига корбаннарын искә алалар
2018 елның 25 мартында «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды.
-
Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак
Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, квотаны формалаштырганда әлеге юнәлешләр буенча кадрлар әзерләү ихтыяҗы исәпкә алынган.
-
25 - 31 март көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бу атнада “Тантана” республика театр премиясен тапшырачаклар.