25 март 2019 яңалыклары
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте
Татарстан Президенты ялда вакытта әлеге вазифаны ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.
-
Казанның Горький шоссесында берничә җиңел автомобиль һәм автобус катнашында авария булган
Юл-транспорт һәлакәте Урман арты бистәсе һәм Аккош күле арасында килеп чыккан.
-
Юлбат мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме
24 март көнне Юлбат мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырылды.
-
“Кояш көлә, Нәүрүз килә!”
22 март көнне Шекше авыл җирлеге биләмәсендә “Кояш көлә, Нәүрүз килә!” дигән исем астында бәйрәм үткәрелде.
-
Ришат Төхвәтуллин концертында микрофон югалу, җиңел акчалар, Гөлназ Асаева турында
Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә туган көненә багышланган концертлары үтте. Җырчының төрле шәһәрләр буйлап зур гастрольләре әле дә дәвам итә. Tatar-today Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары, югалган микрофоны, Гөлназ Асаева белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыгы, киләчәккә планнары турында аралашты.
-
Дәүләт Думасына авыл пенсионерлары өчен өстәмәләр турында закон проекты тапшырылды
Бу өстәмәгә авыл хуҗалыгында гомуми эш стажы 35 елдан да ким булмаган гражданнар өмет итә ала.
-
Тимершыкта Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз дан булсын! Әнә шулай безнең борынгы бабаларыбыз да Нәүрүз бәйрәмен көтеп алганнар. Тимершык авылы халкы бәйрәмне шундый сүзләр белән каршы алды.
-
Казан юлларында ун баллы бөкеләр хасил булды
Юл хәрәкәте Җиңү Проспектында, Фатыйх Әмирхан, Вишневский урамында, шулай ук Мамадыш трактында тукталган.
-
Иске Икшермәдә Нәүрүз
24 март көнне Иске Икшермә мәдәният йортында язгы бәйрәм Нәүрүз үткәрелде.
-
Халыкара мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләргә премия бирәчәкләр
Алтын медаль 1 млн сум, көмеш медаль өчен 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә премия түлиләр.
-
WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 170тән артык медицина белгече хезмәт күрсәтәчәк
Чемпионат объектларында медицина пунктлары, мобиль медицина бригадалары һәм ашыгыч ярдәм эшләячәк.
-
Җиде бала анасы зур түрәне елата. Ике тапкыр [видео]
.
-
Зәйнәб – Зөфәр: «Конфликт исчерпан!»
Элвин Грей һәм Гүзәл Уразованың «Конфликт исчерпан!» дигән сүзләре интернет мемга әйләнде. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова бүген үзенең инстаграмдагы битендә тормыш иптәше Зөфәр Билалов белән янәшә төшкән фотосын элде. Фото астында болай диелгән: «Конфликт исчерпан!».
-
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә
Республикада томан, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
-
День работника культуры России
День работника культуры отмечается в России ежегодно 25 марта. Этот профессиональный праздник деятелей культуры и искусства, людей творческих профессий, а также хранителей и популяризаторов культурного наследия установлен Указом Президента РФ Владимира Путина №1111 от 27 августа 2007 года.