25 июнь 2018 яңалыклары
-
"Кояшкай"да беренче смена ахырына якынлашты
Менә "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерының беренче сменасы ахырына якынлашты.
-
Максим Топилин 2019 елда Россиядә пенсиянең уртача күләме күпме булачагын әйтте
2018 елның ахырында пенсия акчасының уртача күләме 14 414 сум булачак, диде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры
-
Казанда Сабантуй тавислар, Колумбия тамашачылары белән һәм тальян гармун көйләре астында үтте
Казанда Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта һәм Аккош урманында татар милли бәйрәме Сабантуй үтте. Идел буе районында масштаблы бәйрәмнең кунаклары казанлылар гына түгел, Колумбия җанатарлары, 50 чит ил журналисты булды. Сабантуйга кергәндә, аларны күмәч һәм чәк-чәк белән сыйладылар.
-
Сәхнәгә дога укып чыгам
Мәгълүматка бай заманда яшибез. Мондый шартларда нәфис сүз осталарына да игътибарны җәлеп итү җәһәтеннән җиде кат тир түгәргә туры килә. Теләсә кайсы концертның уңышы аларга бәйле ләбаса. Менә шунда кемнең кемлеге ачыклана инде. Кемдер затлы, зәвыклы булып таныла, ә кайсылары билдән түбәнгә төшеп китә. Сәнгатьтә тагын нинди проблемалар бар? Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова белән сөйләштек.
-
25 июнь – 1 июль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
"Әкият" курчак театры яшь тамашачыларны чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә көтеп кала.
-
Эссе көннәр озакка сузылырмы? — Синоптиклар фаразы
Узган ялларда җылы һава температурасы хөкем сөрә башлады.
-
Ел ахырына Казанда яшәүче 270 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алачак
Ренат Галәветдинов сүзләренә караганда, Казанда 230га якын күп балалы гаилә бушлай җирдән баш тарткан.
-
Томатное ризотто с овощами и зеленью
Рецепт.
-
Зәмирә Рәҗәпова: "Әй еладым, әй еладым - барыбер аерылыштык"
Зәмирә Рәҗәпова — татар эстрадасындагы иң якты йолдызларның берсе. Ул танылган алып баручы да, режиссер да, сценарий язу остасы да, шагыйрә дә, иренә — тугры тормыш иптәше дә. Инстаграмда күңелен бушатып, хатын-кыз бәхете турында бик мәгънәле сүзләр язган.
-
Оят белән оялуның чиге кайда?
Әлеге язманы әзерләргә редакциягә килгән бер хат этәргеч бирде. “Ватаным Татарстан” газетасының 6 апрель санында газета журналисты Фәния Арсланова, ачыклык кертәбез дип, малайларны сөннәткә утырту турында “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” исемле язма әзерләгән иде, – дип башлана ул һәм болай дәвам итә: – Журналист бу турыда язарга алынгач, берничә мулла, табиб белән сөйләштем, дигән. Болар турында ир-атлар белән авыз тутырып сөйләшергә (башкача яза алмыйм) бу хатынга оят түгелме икән? Язманы газетада күргәч, күңелгә әллә нинди уйлар килде...” Әлеге хатны Казанда яшәүче даими авторыбыз Зыятдин Вәлиәхмәтов язып җибәргән.
-
Шәмәрдәндә «Йөрәкләрдә мәңгегә»− хәтер көне
22 июнь көнне Шәмәрдән авылының Җиңү Паркында мәдәният хезмәткәрләре «Йөрәкләрдә мәңгегә»−дип исемләнгән хәтер көне уздырды.
-
Питрәч районы Шәле авылында балыкчылар беренчелеге үтәчәк
Җиңүчеләрне тоткан балыкларның гомуми авырлыгына карап билгеләячәкләр.
-
Россия хезмәт министры хатын-кызларның пенсия яшенә карата аңлатма бирде
Гаилә тормышында авырлык күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшкәнгә күрә, Хөкүмәт яшь аерымлыкларын саклады, ди Топилин.
-
День работника статистики
Профессиональный праздник сотрудников статистической сферы России отмечается 25 июня ежегодно, начиная с 2015 года. Ранее официального праздника у работников статистики России не было. Именно 25 июня 1811 года Александр I своим императорским манифестом учредил министерство полиции. В его состав вошло и статистическое отделение.
-
Кем тапкан, шул үстерсен!
Күп балалы әти-әниләр эш урыныннан бирелүче түләүле ялга үзләре теләгән вакытта китә алачак. Россия Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге канун проектын беренче укылышта хуплаганнар. Ул арада белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген илдә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яртысыннан да күбрәге үзләренә тиешле ярдәм чаралары турында белми. Кануннар кем өчен языла?