25 сентябрь 2020 яңалыклары
-
“Соры” базар тәртип сорый
“Соры” хезмәт базарына кагылышлы мөрәҗәгатьләрнең артуы сәбәпле, Саба муниципаль районы башкарма комитетының халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе 23 сентябрьдә Байлар Сабасындагы hәм Шәмәрдәндәге сәүдә нокталарында рейдлар үткәрде. Хезмәт законнары таләпләре үтәлмәүнең еш күзәтелә торган очрагы – эшкә рәсми рәвештә урнашмау. Эш бирүчеләр белән ике арада хезмәт килешүләре төзелмәсә, Пенсия фондына да акча күчерәсе булмый бит.
-
Россиядә аномаль җылы һава торышы көтелә
Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак.
-
Казань посетили участники мотопробега
23 сентября 2020 года в Казань прибыли участники мотопробега, посвященного 75-летию Победы в Великой Отечественной войне.
-
Социаль челтәрләрдә КФУ тулай торагындагы яшәү шартларыннан зарланалар
Автор сүзләренчә, ул җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп бу мәсьәләне чишә алмаган.
-
Пенза аша Татарстанга килә торган бензовоздагы наркоман артыннан куу видеосы чыкты
Йөк машинасын йөртүче юлга чыгар алдыннан ярты шешә аракы эчүен һәм мефедрон кабул итүен әйтә.
-
Кыр эшләре көндәлеге
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр эшләре дәвам итә. Район буенча барысы 67 гектарда бәрәңге (1010 тонна), 1308 гектарда (34710 тонна) кукуруз җыйнап алынды. Шулай ук аграрийлар алдында 30691 гектарда көзге туфрак эшкәртү бурычы тора. Әлеге агротехник чараны башкаруга 31 агрегат җәлеп ителгән, көнгә уртача 800 гектарда җир эшкәртелә. Киләсе ел уңышы өчен 19104 гектарда җир әзерләнде, шуның 6078 гектарында эш туфракны тирән эшкәртү ысулы белән башкарылды.
-
2020 елның 2 октябрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узачак
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2020 елның 2 октябрендәге оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Саба муниципаль районында да, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган.
-
Зары да, тәкъдиме дә булды
Өченчекөн Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Сабада гражданнарны кабул итүләр уздырды.
-
Быел «Татарча диктант» онлайн форматта узачак
«ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 26 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак.
-
Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган 200 ләп бала мәктәптә дәресләргә кертелми
Марина Патяшина әйтүенчә, бу чара балалар коллективларына инфекция үтеп керүгә киртә куйган.