25 ноябрь 2021 яңалыклары
-
«Халкым чишмәсе» Республикакүләм татар милли иҗаты конкурсы нәтиҗәләре
24 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Халкым чишмәсе» Республика татар милли иҗаты яшьләр фестивале узды. Фестиваль дистанцион форматта түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: нәфис сүз, вокал, халык биюе, инструменталь музыка, халык декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (рәсем, графика, халык кәсепләре, тегү эшләре һ.б.).
-
26 ноябрьгә һава торышы
26 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Көндез кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3.-8˚, аязганда -11˚, көндез -3.+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәрелә
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәр өчен күңел ачу чаралары үткәрелә. Өлкәннәр барысы да уеннарда, җыр-биюләрдә актив катнашалар, яхшы кәеф һәм уңай энергия туплыйлар.
-
Кузбасстагы шахтада янгында унбер кеше һәлак булган
Барлыгы 46 кеше зыян күргән, шуларның икесе авыр хәлдә.
-
Мөхәммәтшин QR-кодлар турында: Кемнеңдер хокуклары кысыла дисәләр дә, бу изге нияттән
«Халыкның санитар-эпидемиология иминлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектында прививка турында QR-коды булмаганнарга чикләүләр турында әйтелә.
-
«Семейный доступ» - теперь заплатить налоги за детей можно и в Личном кабинете родителя
Если несовершеннолетние дети имеют в собственности имущество, подлежащее налогообложению, то в этом случае обязанность по уплате налогов исполняют родители, как законные представители несовершеннолетних детей.
-
Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен ковидка каршы вакцина теркәделәр
Әлеге препарат декабрь ахырында әйләнешкә керәчәк.
-
Туган көнең белән, яраткан газетам!
Бүген "Саба таңнары"на - 91 яшь!
-
24 нче ноябрь көнне район мәдәният йорты белгечләре катнашында “Мәртен әртисләре” спектакле премьерасы булды
Фоторепортаж.
-
Татарстанлыларны финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачетта катнашырга чакыралар
2021 елның 30 ноябреннән 16 декабренә кадәр теләгән һәркем үзенең финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуын тикшерә һәм шәхси киңәшләр ала алачак.
-
Фәридә Бөтенроссия конкурсында җиңде
Бу көннәрдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөтенроссия мәктәпләре арасында “Ул кабызган утлар балкышы” ижади эшләр бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Тәбрикләнүчеләр арасында Саба гимназиясенең 11Б сыйныфы укучысы Фәридә Галимуллина да бар. Фәридә бәйгенең "Спектакльдән монолог" номинациясендә l урынга лаек булды (укытучысы – Р.М.Газиянова).
-
Юниорлар көйли, робот үти
Бу көннәрдә Саба аграр көллияте базасында «WorldSkills Russia» яшь профессионаллар чемпионатының «Сәнәгать робот техникасы» компетенциясе буенча төбәк ярышлары уза. Анда Чаллы, Казан, Түбән Кама, Саба районнарындагы һөнәри урта белем бирүче уку йортлары студентлары көч сынаша.