Фәридә Бөтенроссия конкурсында җиңде
Бу көннәрдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөтенроссия мәктәпләре арасында “Ул кабызган утлар балкышы” ижади эшләр бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Тәбрикләнүчеләр арасында Саба гимназиясенең 11Б сыйныфы укучысы Фәридә Галимуллина да бар. Фәридә бәйгенең "Спектакльдән монолог" номинациясендә l урынга лаек булды (укытучысы – Р.М.Газиянова).
"Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесе күренекле татар драматургы, артист Кәрим Тинчурин тууына 134 ел тулу һәм театрның 115 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Максаты – Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү, балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, җыр һәм бию сәнгатенә тарту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев