26 декабрь 2018 яңалыклары
-
Бүген Татарстанда буран, бозлавык һәм юлларда кар көртләре булуы көтелә
Метеорологлар фаразы буенча, буран республикада иртәгә дә көтелә.
-
Президент татар телен кулланмауны үз милләтеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде
“Нигә соң 100 ел элек чит илгә киткән татарлар үзләренең телләрен елый-елый өйрәнәләр, ә без әзер телне кулланмыйбыз?" - дип искәртте Миңнеханов.
-
2018 елда Татарстан мөфтияте 74 баланы дәвалау өчен акча күчерде
2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашырды. Әлеге эшчәнлек мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарылды.
-
Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге икегә кадәр эшләячәк
Автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы озайтыла.
-
Бураннар кайчанга кадәр дәвам итәчәк?
Соңгы атнада кар бик күп төшә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил була. Юлдагы торгынлыклары аркасында шәһәр читендә яшәүчеләр өйләренә кайтып җитә алмый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәре буенча мондый һава торышы бу атна азагына кадәр дәвам итәчәк.
-
Казанда атыш вакытында яраланган ир-атларга 7нче хастаханәдә операция ясаганнар
Ир-атлар авыр хәлдә.
-
Саба халкы Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм җәнлекләр парадын карады
ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Татарстан Президенты һәм Казан мэры "Черек күл" паркында керлинг уйнады
Рөстәм Миңнеханов "Черек күл" паркында Яңа ел мәйданчыгы эше белән танышты.
-
Казан кунаклары бүләккә 5 кг казылык ала алачак
Ведомство директоры Дарья Санникова Татарстан башкаласы яңа ел мәйданнары һәм бәйрәм чаралары белән таныштырды.