26 декабрь 2020 яңалыклары
-
Сабада чыршы ачылышы
Фоторепортаж.
-
Татарстан Республикасы автомәктәпләрендә укып чыгучыларның үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре рейтингы төзелде
Антирейтингка 2020 елның 9 ае эчендә, аларда укып чыгучының машина йөртү стажы ике елдан ким һәм үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте катнашучысы булган автомәктәпләр керде.
-
Татарстан Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды
Автомобильләр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага алынган.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Сәләтле балачак-өметле киләчәк» отчет концерты
Узып баручы елның соңгы көннәрендә барлык нәтиҗәләрне чыгарырга, яңа планнар һәм идеяләр белән яңа бәхетле һәм уңышлы елга атларга кирәк. Иске елның хәтердә бары тик күңелле мизгелләр генә калдыруы мөһим. Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы да узып баручы елны матур итеп төгәлләргә уйлады.
-
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эш башлаучы фермерларга грант ярдәмен киңәйтү турында карар имзаланды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота.
-
Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте өлкәсендә 10 иң абруйлылар исемлегенә керде
Рейтинг төзүдә катнашучыларның шәхси йогынтысы, ресурс һәм лоббист мөмкинлекләре исәпкә алынды.
-
Лаеш районында Борис Кузнецов хөрмәтенә урамга исем биреп, бюстын куячаклар
Бюст Казан кадет интернат-мәктәбе һәм Җиңү аллеясы территориясендә урнаштырылачак.
-
Шәмәрдәндә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы
Бәйрәм тамашасы «Җир йөзендә яңа еллар килә, акка төреп сихри дөньяны» дип аталды.
-
Җәббаров : Татарстанда быел яңа уңышка кадәр карабодай запасы җитәргә тиеш
Татарстанда 10 айда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелде.
-
Саламнан эшләнгән сыннар
Саламнан эшләнгән сыннарны күргәнегез бар идеме?
-
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе: Ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга кирәк
Үзләре сайлау ясамаган эшмәкәрләрне автомат рәвештә гомуми салым режимына күчерәчәкләр. ЕНВД кулланган эшмәкәрләргә мөстәкыйль рәвештә ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
-
Фәрит Габделганиев: исәпкә алынган керемгә бердәм салымның альтернативасын ачыклый алдык
Үзгәртелгән керемгә бердәм салымга хас администрацияләү мәйданы, аны гамәлдән чыгарганнан соң сакланачак.
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай эшләячәк
31 гыйнварга кадәр шәһәрдә муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы гамәлдә.
-
Лесхоз бистәсендә чыршы бәйрәме
Фоторепортаж.
-
Татарстанда коронавирустан 700 кешегә вакцинация ясаганнар
Эре шәһәрләрдә куркыныч төркемдә булмаучыларга прививка ясый башладылар.