Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан 700 кешегә вакцинация ясаганнар

Эре шәһәрләрдә куркыныч төркемдә булмаучыларга прививка ясый башладылар.

700 татарстанлы "Спутник V" вакцинасы белән яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясады. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

"Бездә  700 кешегә ясалды. Вакцинация актив бара, бу медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә башка һөнәр ияләре дә ", - дип билгеләде спикер.

Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, хәзер "Спутник V" дозасы республиканың барлык районнарына китерелгән.

"Без монда (эре шәһәрләрдә) табиблар һәм укытучыларга гына түгел, ә бәлки акрынлап халыкка күчә башлауларын күрәбез. Вакционнар аз булган районнарда, һичшиксез, алар риск төркеменнән башлыйлар ", - дип аңлатты министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга Гам-КОВИД-Вак вакцинасының 2,9 мең дозасы кайтты ("Спутник V" сәүдә атамасы).

Татарстанда вакцинация ничек узуын җентекләбрәк Sntat сайтында белергә мөмкин.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев