27 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Тигез юлда машина әйләндерә.
Тигез юлда машина әйләндерә (+фото) Соңгы вакытта район юлларында тигез юлда автомобиль белән әйләнү очраклары ешайды. 22 сентябрьдә 20 сәгать 35 минутта Саба- Лесхоз юлының 5нче километрында авария килеп чыкты. 1995 елгы Татар Икшермәсе авылы кешесе "14"ле машинасы белән идарәне югалтып, юл кырыена әйләнеп ята. Дамба астына да төшеп китми...
-
Шаурма.
Питрәч районы Татар Тау Илендә яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан шаурма рецептын тәкъдим итәбез. Әзер лавашны җәеп салырга, кетчуп, майонез сыларга, кыздырылган тавык түшен турарга, кәбестә белән кишерне ваклап, тоз борыч сибәргә, помидор һәм кыяр турап салырга, угычтан каты сыр уарга, яшелчәләр өстенә кетчуп майонез агызырга һәм җайлап төрергә. Аз гына май...
-
Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип табылган.
Рейтингны төзегәндә туристларның фикере исәпкә алынган. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип табылган. Моның турында "Лента.ру" редакциясе Booking.com компаниясенең тикшеренүләренә таянып яза. Компания үзенең сайтында калдырылган туристлар фикерләрен анализлап, шундый нәтиҗә чыгарган. Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан башкаласы сәяхәтчеләрне уникаль архитектурасы, транспорт уңайлыгы, үзенчәлекле ашлары һәм яшәүчеләрнең кунакчыллыгы...
-
Яшүсмер егет бассейнда батып үлгән.
24 сентябрь көнне кич, Яр Чаллы шәһәрендәге "Альботрос" бассейнында 17 яшьлек егет батып үлә. Бу факт нигезендә Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты тикшерү уздыра, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитеты. Егет суга чума һәм кире чыкмый. Моны инструктор күреп ала, егетне судан чыгаралар. Егетнең эченә кан сауганлыгы билгеле була. Шәфкать туташы...
-
Казанда юл һәлакәте: ике пассажир автобусы бәрелешкән.
Казанда юл һәлакәтендә ике пассажир автобусы бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Киров районының Боевая урамында 49 һәм 45нче пассажир автобуслары бәрелешкән. Беренче автобуста кондуктор хатын-кыз, икенче транспорт чарасында ике пассажир - ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Өчесе...
-
Укроп нинди чирләрдән файдалы.
Гипертония (югары кан басымы) авыруыннан укроп үләне төнәтмәсе яхшы булыша: 1 аш кашыгы киптереп ваклаган үләнгә 150-200 мл (1 стакан) су кайнатып салып, 15-20 минут төнәтеп сөзәләр. 1 стакан төнәтмәне көн дәвамында 3 мәртәбәгә бүлеп, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Әлеге чара йокысызлыктан булышучы тынычландыргыч чара буларак та файдаланыла. Рәсми...
-
Алсу Фазлыева ирен дуслары белән очрашырга җибәрәме?
«Азат белән университетта бергә укыдык. Мин аннан бер курска өлкәнрәк идем. Озак вакыт очрашып йөрмәдек: 8 айдан соң ул миңа тәкъдим ясады. Мин шундук ризалыгымны бирдем, күрәсең, нык гашыйк булганмындыр. Өйләнештек. Бер-беребезгә ярдәм итә-итә, уку йортын уңышлы тәмамладык. //Туйлар.ру// Буш вакытыбызны бергә һәм шулай ук аерым да күңелле итеп уздыра...
-
“Грекча” салат
Автор: Гөлүзә Василова Бүген сезгә бик күпләр яратып ашый торган "грекча" салат тәкъдим итәм. Помидор, кыяр, кызыл суган, салат яфраклары, зәйтүн җимеше, татлы борыч, эремчекле сыр (фета яки брынза), петрушка, тоз. Яшелчәләрне кемдер вак итеп, кемдер эре итеп турый, ихтыярыгыз. Помидор һәм кыярны шакмаклап кызыл суганны вак итеп, салат яфракларын...
-
Баланы бәхетле итү өчен 7 төп киңәш
Кайсыбыз гына балаларның бәхетле булуын теләми икән? Һәр ата-ана үзенчә тырыша, баласының күңелен күрә, бәхетле итәм дип әллә нәрсәләргә бара. Әмма психологлар бераз уйланырга тәкъдим итә. "Баланы бәхетле итәсегез килә икән - тирәнрәк фикер йөртегез. Моның өчен шактый тырышырга кирәк булачак һәм иң беренче чиратта үзегезне үзгәртү мөһим", ди алар....
-
Хәния Фәрхи җитәкләгән «Бәйрәм» ансамбленә аның кызы кайтырмы?
Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафатыннан соң тамашачыларны "Бәйрәм" ансамбленең язмышы да борчый. Шушы көннәрдә "Бәйрәм" ансамбле егетләре Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган "Истә калсын!" дип аталган концертларда, яраткан җырчысын сагынып килгән тамашачы алдында беренче имтиханын тотты. "Бәйрәм" ансамбле эшен дәвам итәчәк, төркемдәге унике егет таралырга ашыкмый. Алар Татарстанның халык артисты,...
-
Юрий Чайка: Татарстан славится не только богатой историей, но и взглядом в будущее
В Казани проходит очередное заседание Межгосударственного Совета по противодействию коррупции. (Казань, 27 сентября, «Татар-информ», Рустам Кильсинбаев). В Казанской Ратуше в эти минуты проходит заседание Межгосударственного Совета по противодействию коррупции. В мероприятии принимают участие Генеральный прокурор Российской Федерации Юрий Чайка, Президент Татарстана Рустам Минниханов, руководители и представители Генеральной прокуратуры Российской Федерации,...
-
Балаларымны мәче сөяр, иремне сөяркәләр назлар өчен тәрбия кылганмын.
Тату-дус, мәхәббәт ялкыннары сирпеп торган гаилә идек без өйләнешкән елларда, - дип әйтеп куйды Илнара янәшәсендә утырган, инде күптәннән күрмәгән яшьлек дустына. - Төзелештә көне буе аяк өсте торып, мастерок болгап, кирпеч куеп, эштән соң да калып ике сәгать артыгын эшләп, өйгә кайтканнан соң, өс киемнәремне салып элгәчтен, "Әзрәк кенә...
-
Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез калдык...
Урыс баеса - чиркәү сала, татар баеса - хатын ала дигәннәре дөрестер, элеккеге татарларга гына түгел, хәзергеләренә дә кагыла бу әйтем, - дип, сөйләп китте Хәдичә карчык (исемен үзгәрттем). - Күз карасыдай тәрбияләп үстергән бердәнбер кызымны әйбәт егеткә кияүгә бирдем дип сөенгән идем, сөенечем озакка бармады. Кияү әтисе сатып алып...
-
"Быел 60 мең сумлык яшелчә, җиләк-җимеш саттым".
"Иртән торуга бакчама йөгереп чыгып китәм. Бөтен дөньямны онытып, чумып, тәмен белеп эшлим бакчада", - ди Әлмәт районы Кәләй авылында яшәүче Татьяна Егорова. Кәсепне яратып башкаргач, нәтиҗәсе дә күз алдында шул. Нәрсә генә үсми Егоровлар бакчасында: виноград, төрле сорт кура җиләкләре, кара бөрлегән, кольраби, ике теплица тутырып помидор-кыяр... Кәбестәнең генә...
-
Түбән Кама районында кюветка төшкән машина йөртүчесе вафат булган.
39 яшьлек "Лада" йөртүчесенең саклык каешы эләктерелмәгән булган. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районында юл кырыена очып төшкән машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә. 39 яшьлек 9нчы модельле "Лада" йөртүчесе тизлекне арттырган һәм юл кырыена төшеп киткән. Алган...