27 сентябрь 2017 яңалыклары
-
1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта.
Хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннән 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең Россия президентының май указында саналмаган хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннан 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта "Известия" хәбәр...
-
Эш урынында зыян күрүчеләргә машина тапшырылды.
1999 елда комбайнда эшләгәндә, Александр Беловның аяк буыны чәрдәкләнә. Дәваланганнан соң, барысы да уңайланды дигәндә генә, зыян килгән урын ялкынсына. Былтыр табиблар аның аягын кисәргә мәҗбүр булалар. Хәзер ул протез белән йөри. Гомер буе йөк машиналары иярләгән шоферның шушы вакыйгалардан соң 19 ел руль тотканы булмаган. Ә хәзер ул өр-яңа...
-
Тавык ите белән яшелчә запеканкасы (рецепт).
Автор: Гөлүзә Василова Бик тиз һәм җайлы пешерелә торган яшелчә запеканкасы рецептын тәкъдим итәм. Уртача табага бер тавык түше, 1 уртача суган, уртача зурлыктагы бәрәңге, бер уртача ташкабак, ике помидор, каймак һәм каты сыр кирәк булачак. Табаны майларга, тавык түшен буйга кисәргә һәм кисәкләргә турап табага тезәргә, өстенә ярымбоҗралап суган...
-
Буа районында җир убылган: «Бу – Буага да куркыныч яный дигән сүз»
Автор: Чулпан ШАКИРОВА Буа районы басуында җир убылган. Моны "була торган хәл" дип бәяләүчеләр дә, "Шәкүр карак"ның җир астындагы бункерлары ишелгән дип юраучылар да бар. Ә галимнәр исә моңа кул селтәмәскә куша, бер убылып күрсәткән җир, тагын убылырга, шәһәргә зыян салырга мөмкин, диләр. Халыкта «җир» сүзе нык көчле мәгънәләрдә йөри....
-
Бүген - тәрбиячеләр көне
Әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле үткәрелә. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза. Бәйрәмнең төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. http://tatar-inform.tatar