28 февраль 2018 яңалыклары
-
Югары Симет урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Аҗаган" хәрби-спорт уены
24 нче февраль көнне Югары Симет урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрелде.
-
Казан Россиянең «өченче башкаласы» исемен раслады
Популяр блогер Илья Варламов бу хакта сораштыру нәтиҗәсен шик астына куйган.
-
Олы Кибәче «Кубәләк» балалар бакчасында «ФДББС кысасында хезмәт тәрбиясе» дигән темага район зона семинары
Кичә Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасында «ФДББС кысасында хезмәт тәрбиясе» дигән темага район зона семинары булып узды.
-
Гүзәл Уразованың каенанасы һәм каенатасы баянда "өздерә" (ВИДЕО)
"Талантлы кеше бар яктан да талантлы" дигән гыйбарәне үзгәтеп, "Талантлы кешенең гаиләсендә бар да талантлы" диясе килә. Ә бу видеоязманы карагач, "Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың" дигәне дә искә төшә. Йә, ничек, булдырамы Илдар Хәкимовныкылар?
-
Казанда һәлак булган Росгвардия сугышчысын искә алдылар
Денис Иванченконың кечкенә өч улы ятим калды.
-
Казанда салкын булганда, зоопарктагы маймылларга лимонлы чәй бирәләр
Зоопаркта хайваннар өчен азык күләмен арттырганнар, җәнлек читлекләрен җылыту өчен, печән өстәгәннәр.
-
Эремчекле нәни коймак
Рецепт.
-
"Җитәкчеләрне таныйсызмы?" бәйгесе тәмам! Әлеге вакытта җиңүчеләрне ачыклау эше алып барыла
Конкурсның спонсоры "Зармус" мебель компаниясе (https://vk.com/zarmus).
-
Намаз укучылар арасында - хоккей
Шушы көннәрдә Теләче районында төньяк казыятькә кергән Саба, Кукмара,Теләче, Балтач, Арча районы хоккей командалары арасында турнир узды.
-
Армия – чыныгу мәктәбе
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 22 февральдә Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башларын салганнар һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларны искә алуга багышланган тантаналы чара узды.
-
Ниндие туры килсә, шундыен...
Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Зәй районы хуҗалыклары бер гектардан уртача 49,9 центнер уңыш җыеп алуга иреште. Нурлат районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч – 46,1, Сарманда – 44,4, Кукмара һәм Тәтештә – 40,3, Актанышта – 39,2, Балтач һәм Саба районы хуҗалыкларында 38 центнер иде.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 яшьлек әбисен юбилее белән котлады
Чәчәкләр һәм бүләкләр кабул итеп алган Евдокия Солдатова гаиләсе Президентны сөтле чәй белән сыйлаган.
-
Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” библиоквест
Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән лицееның 5г сыйныф укучылары өчен (класс җитәкчесе Закирова А.М.) “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дигән библиоквест оештырды. Милли татар киемендәге китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. кунакларны татарның милли ризыгы – чәк-чәк белән каршылады.
-
Ике смайлик бер нокта
Ә сез «Ё» хәрефен хәтерлисезме әле? Минем әбием аны әле дә куллана. Ә ун елдан яшьләр бу хәрефне иске компьютер клавиатурасыннан күреп кенә таныячак. Әйе шул, тел тере организм кебек, туктаусыз үсә, үзгәрә, эволюция процесслары кичерә.
-
Һәлак булган ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк
Прапорщик Денис Иванченкога ике атнадан 39 яшь туласы булган.