Ниндие туры килсә, шундыен...
Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Зәй районы хуҗалыклары бер гектардан уртача 49,9 центнер уңыш җыеп алуга иреште. Нурлат районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч – 46,1, Сарманда – 44,4, Кукмара һәм Тәтештә – 40,3, Актанышта – 39,2, Балтач һәм Саба районы хуҗалыкларында 38 центнер иде.
Шул ук вакытта Югары Ослан, Кама Тамагы, Менделеевск һәм кайбер башка район хуҗалыкларында уңыш күләме алда исеме аталган районнардагыдан ике тапкырга диярлек ким булды. Хикмәт нәрсәдә? Җирләре уңдырышсызмы, әллә кешеләре тиешенчә эшләп җиткермиме?
Мондый хәлнең сәбәпләрен бер-ике сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый. Быел 49 нчы язын Лаеш районы “Хәерби” хуҗалыгы кырларында каршылаучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган агрономы Шамил ага Кушмин әйтүенчә, җир үзен яратканнарны гына ярата. Тиешле тәрбия биргәндә, беркайчан да игенче алдында бурычлы булып калмый.
Шамил ага мул уңыш алу өчен тиешле агротехник чараларның барысын да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк дип саный. “Хәерби” хуҗалыгында бу эшләр исә урып-җыю тәмамлану, дөресрәге, кырдан уңыш җыеп алу белән башланып китә. Кайсы кырга кайчан нәрсә чәчү кирәклеген дә хуҗалыкта бергәләшеп хәл итәләр. Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә күңелле. Узган елда хуҗалык һәр гектардан 40 центнерга якын уңыш җыеп алган.
Шамил ага әйтүенчә, бөртеклеләрдән югары уңыш алуның сере чәчүлек орлыкның нинди булуына бәйле. Дөрес итеп сайланган орлык уңышны ким дигәндә 15-40 процентка арттырырга сәләтле, ди тәҗрибәле агроном. Хуҗалыкта язгы чәчү өчен әзерләп куелган орлыкның 60 проценты – элиталы, 40 проценты суперэлита булуы да шуны раслый.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикабыз хуҗалыкларында язгы чәчү өчен 367 мең тоннадан артык орлык әзерләнгән. Бу кадәр байлык үзебезнең хаҗәтләрне тулысынча канәгатьләндерергә җитәргә тиеш кебек. Әмма, әлеге дә баягы, кайда – күп, кайда яртысы да юк икән шул.
Филиал белгечләре уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Аксубай, Азнакай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Минзәлә, Сарман, Кайбыч һәм Чирмешән районы хуҗалыклары чәчүлек орлык белән нибары 69-70 процентка гына тәэмин ителгән. Бөгелмә районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч тагын да түбәнрәк. Белгечләр әйтүенчә, югары сыйфатлы орлык – мул уңышның нигезе.
Табигать үзенекен итә. Февральнең соңгы көннәре салкыннары белән үзәккә үтсә дә, кояш нурлары торган саен күбрәк сиздерә. Әйтерсең лә, амбар капкалары аша үтеп, җир куенына керергә тиешле орлыкларны тизрәк уятырга тели.
Бүген күп хуҗалыкларда чәчүлек орлыкның сыйфатын тикшерү бара. 13 район бу эшне башкарып чыгарга да өлгерде. Актаныш, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Балтач, Теләче һәм кайбер башка районнарда бу эш аеруча оешкан төстә үткәрелде. Хәзер исә тикшерү вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелә. Ә менә кайбер район хуҗалыкларын чәчүлек орлыкның сыйфаты әллә ни кызыксындырмый булса кирәк. Минзәлә районы хуҗалыкларында да аның әлегә 43 проценты гына тикшерелгән. Ә бит язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр генә калып бара.
Иң борчыганы – чәчүлек орлыкның нибары 20 проценты гына элиталы булуы. Югары җитештерүчән оригиналь сортларга акча кызганып, ниндие туры килсә, шундыен чәчеп, мул уңышка өмет итеп булмый шул инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев