28 апрель 2019 яңалыклары
-
«Виктория» Халыкара конкурс-фестивале
2019 елның 27 апрелендә Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Виктория» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара конкурс-фестивале узды.
-
Татарстан синоптиклары -5 градуска кадәр суыклар булачагы турында кисәтә
Республикада урыны белән яңгыр һәм юеш кар булырга мөмкин.
-
Казанда коляскалы хатын-кызны чит ил машинасы бәрдергәнен видеога төшергәннәр
Юл-транспорт һәлакәте Назарбаев урамында килеп чыккан.
-
“Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абый белән очрашу
26 апрель көнне радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге һәм мәктәп белән берлектә Олы Шыңар авылында гомер итүче, “Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абыйлар гаиләсендә булдык, хәлләрен белдек, күчтәнәч – бүләкләр тапшырдык.
-
Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр һәр елны диспансеризация үтә ала
Скворцова диспансеризация һәм медицина тикшерүе узуның яңа тәртибен раслау турында сөйләде.
-
Алсуны кызына "Голос. Дети"да җиңүне сатып алуда гаеплиләр
Беренче каналда 26 апрель кичендә "Голос. Дети" проектының алтынчы сезоны зур шау-шу, ризасызлык белән төгәлләнде. Җырчы Алсу Сафинаның кызы Микелла Абрамованың җиңүенә каршы килеп тамашачылар интернетта дәррәү күтәрелде. Тамашачылар Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелланың җиңүен акчага сатып алынган дип бара.
-
Кем ул Нуретдин Куркин?
Байлар Сабасының беренче пионерларыннан берсе булган, яшьләрне Осовиахим оешмасында Ватанны сакларга әзерләгән Нуретдин Куркинның якты дөньядан киткәнлегенә инде 30 елдан артык. Кем соң ул Куркин? Җиңү көне якынлашкан көндә аның турында күбрәк белү райондашларыбыз өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.
-
Рөстәм Миңнеханов православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме белән котлады
Православие динендәгеләр өчен Пасха рухи яңарышны, гөнаһлардан арынып, ярлыкануга ихлас өмет баглауны, яшәү тантанасын гәүдәләндерә диелә котлауда.
-
День работников скорой медицинской помощи
28 апреля считается Днём рождения Службы скорой медицинской помощи в России. И хотя это пока не официальный праздник, но активность медработников и ряда пользователей интернета и социальных сетей направлена на то, чтобы он стал профессиональным праздником – Днём работников скорой медицинской помощи.