28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады.
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон...
-
Əнвәр Нургалиев: "Җитди дип уйламадык, бинт белән урап куйдык, ә кул үсүдән туктаган..."
Башкортстан тамашачысы өчен Әнвәр Нургалиев күптән танылган җырчы булса да, Татарстан өчен ул - яңа исем. Әмма күрше республика халкы да аны шундук яратты һәм Әнвәр бүгенге көндә Татарстан районнары буйлап тулы заллар белән концерт куеп йөри. - Әнвәр, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? - Аллага шөкер, бар да яхшы! Гастрольләрдә без....
-
Хәния Фәрхи тормышы һәм иҗатына багышлап китап чыгару ниятләнә.
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган "Истә калсын!" дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде. Алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. "Өч...
-
Чит ил машинасы 19 яшьлек кызны бәрдергән һәлакәт шаһитларын эзлиләр
Юл-транспорт һәлакәте 15 сентябрьдә Гвардейская урамындагы 37нче йорт каршында булган. Казанда юл кичүендә чит ил машинасы 19 яшьлек кызны бәрдергән юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" 15 сентябрьдә Гвардейская урамындагы 37нче йорт каршында хатын-кыз йөрткән...
-
Россиядә үлүчеләр исәбе кимегән.
2017 елның сигез ае эчендә, узган елга караганда, 31,2 меңгә күбрәк кеше гомерен саклап кала алганнар. (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә үлүчеләр саны кими бара. Агымдагы елның сигез аенда бу күрсәткеч, узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 2,5 %ка кимегән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау матбугат хезмәтенә сылтама...
-
"Сарыборын" салаты.
Тукай районының "Якты юл" газетасыннан "Сарыборын" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: 1 кап (8 данә) краб таякчыгы, 2 әфлисун, 2 тырнак сарымсак, каты пешкән 2-3 йомырка, 1 банка консервланган кукуруз, яшел тәмләткечләр, майонез, тоз. Йомырканы вак итеп шакмаклап турарга.Сарымсакны изәргә яки вак итеп турарга. Әфлисунның кабыгын чистартырга һәм өлешләргә...
-
Әлмәттә өлкәннәр көнендә бушлай ипи өләшәчәкләр.
Бүләк күләме чикле. Өлгерләргә ул кибетләргә керү урыннарында тәкъдим ителәчәк. Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәттә "Бушлай ипи" акциясе оештырыла, дип яза җирле басма. 1 октябрь көнне 9.30 дан 11.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең биш сәүдә ноктасында әлеге акция кысаларында чара уздырыла. Волонтерлар биредә пенсионерларга бушлай ипи һәм азык-төлек җыелмасы таратачаклар. Кибетләрнең адресы:...
-
Мәктәпләрдә төшке аш тәнәфесе вакытын арттырырга һәм ашханәләрне киңәйтергә тәкъдим итәләр.
Мәктәпләрдә кайнар аш белән тукланучылар саны арткач, ашкайнату системасы авырулары, физик җитлегүдә тайпылышлары булган балалар саны кимегән. (Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Социаль өлкә учреждениеләрендә туклану системасын алга таба үстерү буенча муниципаль программа эшләү турында карар кичә Казан шәһәр Думасының XX сессиясе барышында кабул ителгән. Программага кертелергә мөмкин чаралар арасында төшке...
-
Районыбызда кукурузлар елына күрә күкрәп уңган
Районыбыз кырларында соңгы культура - кукуруз уру эше дәвам итә. Витаминнарга бай кукуруз терлекләр өчен кышлату чорына төп азык. Һава торышына бәйле сәбәпле, кырларда кукуруз башта чыкмады, соңыннан күтәрелеп китте. Әлеге культура быел районда 5900 гектарда игелде. Шуның 1200 гектары - бөртеккә, калганы - силос өчен. Район авыл хуҗалыгы һәм...