28 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Казанның яшь галиме үзенчәлекле теш щеткасы уйлап тапкан
Бу җайланма берничә секунд эчендә барлык тешләрне чистартырга сәләтле.
-
Саба балыкчыларны Чулманны яулады
Саба балыкчылары кармак салуда инде 20 елга якын бәйге тота. Беренчесе 1999 елда үткәрелгән булган. Ярышлар үткәрү өчен өч шарт: оештыручы, спонсор һәм балыкчыларның бәйгедә катнашу теләге булуы кирәк. Бу шартлар барысы да үтәлә.
-
“Файда эзләсәң, монда килмисең”
Кул кушырып утырасы килми. Авыл кешесе бүген шулай дип яши. Файдалы-файдасыз дип саный башласаң, бакча утырту да, мал-туар яки кош-корт тоту да кыйммәткә чыга. Аларыннан да баш тартсаң, авылда яшәүнең мәгънәсе бөтенләй югала бит! “ВТ” хәбәрчесе Казанда узган ярминкәдә сатучыларга булышып, аларның акчасын санап кайтты.
-
Алинә Заһитованың сезонда беренче чыгышы — ВИДЕО
Татар кызы Алинә Заһитова яңа сезонны дөнья рекорды белән башлап җибәрде. Европа яки дөнья чемпионаты ук булмаса да, күңелдә барыбер горурлык хисе туа.
-
Депутатлар мәктәптә газировка һәм чипсы сатуны тыярга тәкъдим итте
Бу продуктларны җиләк-җимеш, мармелад, зефир, сөт продуктларына алмаштырырга кирәк, ди алар.
-
Россия Хөкүмәте пенсияләрне исәпләү формуласын үзгәртәчәк
Пенсияне исәпләүдә баллар системасы гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
-
ТНВ хезмәткәрләрен эштән куалар дигән хәбәр дөресме?
"Яңа гасыр" телеканалыннан соңгы ике елда якынча егермеләп хезмәткәр киткән. Сәбәпләре – түбән эш хакы, иҗатны чикләү, милли кадрларга карата кадерсезлек диелә. Телеканал җитәкчелеге исә Азатлыкка һәркем үз эшен таба, шуңа китәләр дип аңлатты.
-
Cәләтле балалар мәктәбендә "Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш" уен-конкурсы
Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында Cәләтле балалар мәктәбендә юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.
-
“Без көткән көнне кайтып җитте. Әмма исән түгел иде”
Казанда яшәүче Рәмзия ханым кызы үлеменнән соң акылдан шашар дәрәҗәгә җитә. Гөлназның фаҗигале төстә һәлак булуы аның тормышын икегә аера. “Моңарчы мин бер генә матурлыкны күрмичә, байлыкның кадерен белмичә яшәгәнмен икән, – ди ул. – Кызым үләр алдыннан күңелем әллә кая ашкынды. Өч көн рәттән начар йокладым. Нигәдер күз алдыма үземнең үлемем килеп торды. Җаныма тынгы тапмадым”.
-
Татарстан районнары абитуриентлары медицина вузына кергәндә өстенлеккә ия булачак
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы преференцияләре табиблар һәм медицина хезмәткәрләре җитешмәгән районнарның абитуриентларына биреләчәк.
-
Бөгелмә гаиләсе страус кошлары асрый
Шәфигуллиннар гаиләсе – Бөгелмә районында гына түгел, Татарстанда да беренчеләр рәтендә. Ә беренче алар – страус кошлары асрау буенча. Бөгелмә гаиләсе әлеге эшкә өч ел элек тотынган. Бүген Соколка авыл җирлегендә кечкенә генә ферма да торгызып куйганнар.
-
Ләйсән Гимаеваны нәрсә чыгырыннан чыгарган?
Һәр кеше үзенең шәхси тормышын чит-ят күзеннән саклыйсы килә. Йолдызларның аеруча да. Ник дигәндә, аларның шәхси тормышлары болай да халыкның тел төбендә. Менә җырчы Ләйсән Гимаеваның да бу сорау белән бәйле ачуы чыккан. Ул Инстаграмда аудиториягә аңлатып та, кисәтеп тә хат язган.
-
Алсу Буланкина: “Күбесе, авыруны китереп чыгарудан куркып, гриппка каршы прививка ясатырга курка”
Көз башланып, һава температурасы нульгә якынлашкан саен, салкын тию һәм вируслы инфекцияләр саны башлана. Белгечләр вакцинация кампаниясендә катнашырга чакыралар. Ул Казанда старт алды. Вакцинация ткрында төп сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсенең баш эпидемиологы Алсу Буланкина җавап бирде.