28 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Казандагы Республика клиник хастаханәсендә әнисенең бөерен баласына күчереп утыртканнар
Удмуртия өлкәсендә яшәүче 15 яшьлек Павел Нагиевны бүген хастаханәдән чыгардылар.
-
Башкортстанда фермерның кыр буйлап атлары үлеп ята
Малларны республиканың Нуриман районында үтергәннәр.
-
Поликлиникалардагы чиратлар мәгълүматлаштыру проекты ярдәмендә хәл итәчәк
Әлеге проект ведомствога табиблар һәм кабул итү турында бәяләмәләр, фикерләр җыярга да мөмкинлек бирәчәк.
-
СТАЛИН БУНКЕРЫ
Җир асты катакомбаларына әлләни исем китә торган кеше түгел мин. Хәтта бик тырышканда да диггерлар төркеменә керә алмас идем. Мине таулар, биеклекләр тарта. Ә бүген… Бүген минем тормышта искәрмә. Баскычларны саный-саный, Бөек Ватан сугышы чорында иң тирән корылма дип саналган һәм 50 ел диярлек дәүләт сере булып сакланган Сталин бункерына төшеп барам…
-
Айваз Садыровның Инстаграмда татар теле бетүенә йөрәге әрни
"Татар радиосы" баш мөхәррире Айваз Садыров Аяз Гыйләҗевнең улы - Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗевнең чыгышын тыңлаганнан соң, инстаграмда бик үзенчәлекле пост урнаштырган. Ул интернет һәм социаль челтәрләдә татар теленең хаталы куллануына сыкранып яза.
-
Өлкәннәребез игътибарына
Өлкәннәр көне уңаеннан Сабадагы мунча-сәламәтләндерү үзәге 29-30 сентябрдә пенсионер абый-апаларга бушлай хезмәт күрсәтәчәк.
-
Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Ярминкәләр Яшел Үзәннең Октябрьский бистәсендә һәм Яр Чаллы шәһәрендә дә үткәрелә.
-
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның ноталы җыр китабы басылып чыкты
Төсле басмага җырчының көйләрен үзе язган илледән артык җыры кергән.
-
29 сентябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә
Татарстан башкаласында җил тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәчәк.
-
Картлык ничәдә килә? Табиб киңәшләренә колак салыгыз
Картлыктан куркырга кирәкме? Гомер озынлыгы, картлык көннәрен сәламәт итеп үткәрү турында еш сөйләшә башладык. Бу пенсия яшенең күтәрелүенә дә бәйле булды. Әмма картлыктан күпләр курка. Авырулар, киләчәк өчен борчылу, ялгыз калу күңелгә шик кертә.
-
Лилиана Ирназарова Уразова-Хәкимовларның 15нче сезон концертларына нигә бәхәс уятуларын ачыкларга бара
27 сентябрь Буа районының Дүртиле авылында Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның 15 еллык юбилей концертлары булды. Тамашага тамада, җырчы Лилиана Ирназарова да барган. Ул Инстаграмда концерттан алган хис-кичерешләре белән бүлешә.
-
Ана теле: “Руль артында”. Нәрсәсе ялгыш соң?
Үткән язмада телебезнең калька, калып, штамп категорияләренә карата тел фәне мәгьлүматларын барлый башлаган идек. Дәвам иттерик. Моңарчы без мисалга башлыча сүздән ясалган калька, калып, штампларны китердек. Шул ук вакытта калыпка телнең бүтән берәмлекләренең дә (аваз, иҗек, кушымча, мөнәсәбәтлек) бирешүчән икәнен кисәтә килдек, кайберләренә мисалларны элекке язмаларда теркәштердек тә.
-
Казанда инвалид яшүсмерне кыйнаган ир-атны кулга алдылар
Гаепләнүче 26 октябрьгә кадәр сак астында калачак.
-
Камил хәзрәт “Болгар радиосы"нда сорауларга җавап бирде
Изге җомга кичендә Татарстан мөфтие “Болгар” радиосының “Хак дин” тапшыруында катнашты. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин турыдан-туры эфирда тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде.
-
Татарстанның 25 проекты Russian Event Awards илкүләм бәйгесе финалына үтте
Төбәк конкурсы финалында республика тарафыннан тәкъдим ителгән 27 проект катнашты.