29 март 2018 яңалыклары
-
Дмитрий Нагиев Казанда "Өчпочмак көне” фильмында төшәчәк
Комедия жанрында булачак фильмны татар телендә - рус теленә тәрҗемә белән төшерергә планлаштыралар.
-
Пересвет шәхәрендә Пхенчхандагы(Корея) уткэн XII Паралимпия кышкы уеннары программасына кергэн ачык Ботенроссия спорт ярышларынада, безнең данлыклы якташыбыз Рушан Миңнегулов бик лаеклы чыгыш ясады
22 мартта 15 км ярышында ул бронза медаль яулады. Ә 26 мартта ярышларның чемпионы булып танылды. Рушанны һәм аның тренеры Руслан Миннегуловны яхшы чыгыш ясаганнары белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
-
Украина Кемеровода йөзләгән кеше үлеме турында хәбәр таратучыны Россиягә бирмәячәк
Россия Тикшерү комитеты пранкер Вольновны “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгын корбаннары турында дөрес булмаган мәгълүмат таратуда гаепли.
-
Өстебезгә көчле ташу килә
Быел ташу көчле булачак. Синоптиклар әнә шулай дип куркыта. Аеруча Куйбышев сусаклагычында хәлләр мөшкел. Министрлар Кабинетында узган брифингта андагы су күләменең болай да 3,5-4 метрга биегрәк булуын белдерделәр. Өстәвенә кар күп. Көннәр кисәк җебетсә, елга буенда урнашкан хуҗалыкларны су басачак. Аның каравы игенчеләр сөенә. Туфрак дым белән баеп калачак. Димәк, уңыш та булачак.
-
Барлык китапханәләрдә республика күләм “Мин яңадан Л. Толстойны ачам” акциясе үткәрелде
Район үзәк китапханәсенен библиографы Шамилова А.Р. Саба муниципаль районы “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомүми белем мәктәп – интернаты” укучылары өчен «Лев Толстой - это целый мир» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәче язучының тормыш юлын һәм иҗатын сөйләде, мәсәлләре кычкырып укылды. Укучылар ике мәсәлне театральләштереп күрсәттеләр.
-
Ялган аракыны фаш итик
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала.
-
Жириновский беренче никахтан аерылышмыйча икенче никахны рәсмиләштерергә тәкъдим итә
ЛДПР лидеры ир белән хатынга, шундый уйлары булганда, рәсми рәвештә аерылышмаска, ә аерым яшәргә чакыра.
-
Мәскәүдә Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узды
Мәскәүнең «Татар мәдәнияте үзәге»ндә, Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясе инициативасы белән, Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлаган чаралар узды.
-
Кемеровода янгында югалган кешеләр исемлегендә булган өч кеше исән килеш табылган
Дүрт катлы “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын 25 мартта булды.
-
Татар халкыбызның милли ризыгын һәркем пешерә белергә тиеш!
Чәк-чәк! Бал гына..күбек кенэ, авызда эреп китучән..ин татлы ризыкларның берсе ул!
-
БДИ бирүче укучыларның күбесе җәмгыять белемен сайлаган
Сайлап алына торган фәннәр буенча БДИ бирүчеләр арасында беренче урында – җәмгыять белеме. Әлеге фәнне 17 меңнән артык укучы сайлаган.
-
Судья икеләнә алмый
Март оешма-учреждениеләрдә 2017 елның хисап чорына нәтиҗәләр ясауны төгәлләү ае булды. Бурычлар билгеләнде, хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде. Әмма тормыш ак төсләрдән генә тормый. Каралары да бар. Ни кызганыч, районыбызда ялгыш юлга басып, судта “хөкем ителгән” тамгасы алучылар да булды. Әмма кешеләр судка яклау һәм гаделлек эзләп тә киләләр. Болар барысы да хөкем йортында эшләүчеләрнең еллык эш нәтиҗәләрендә ачык күренә. Район суды рәисе Дамир Сабиров белән әңгәмәбез шулар хакында.
-
Ана теле: Сүз эзләп табу җиңел эшме? (ДӘВАМЫ)
Бәләкәй бәхәскә кечтеки генә йомгак. Үткән язманы без, турыдан-туры телдән (сөйләмнән) бераз тайпылып,– язмаларыбызда тәнкыйди мисалларның ияләрен күрсәтү-күрсәтмәү мәсьәләсен кузгатып, моны, интернетчыбыз тәкъдиме белән, хәтта, әхлак темасына караган бәхәс дип үк тәкъдим иткән идек.
-
«ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды
«ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала, ди оештыручылар.
-
Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан
Гадәттән тыш хәл М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында булган.