Өстебезгә көчле ташу килә
Быел ташу көчле булачак. Синоптиклар әнә шулай дип куркыта. Аеруча Куйбышев сусаклагычында хәлләр мөшкел. Министрлар Кабинетында узган брифингта андагы су күләменең болай да 3,5-4 метрга биегрәк булуын белдерделәр. Өстәвенә кар күп. Көннәр кисәк җебетсә, елга буенда урнашкан хуҗалыкларны су басачак. Аның каравы игенчеләр сөенә. Туфрак дым белән баеп калачак. Димәк, уңыш та булачак.
– Куйбышев сусаклагычы тулган. Аңа коючы елгаларда су күтәрелеп, алар ярларыннан чыгарга мөмкин. Зөя, Сумка, Казансу, Мишә, Нократ, Чишмә, Зәй елгаларының язмышы һава торышына бәйле булачак, – диде Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь.
Сусаклагычлардагы вәзгыять гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен дә борчуга салган. “Бу чорда моның кадәр су булганы юк иде. Сусаклагычтагы хәлләр уйланырга мәҗбүр итә. Борчылып утырырга ярамый, барысы да күзәтү астына алынды, әлеге уңайдан төрле чаралар күрәбез”, – диде Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.
Министр урынбасары белдергәнчә, республикадагы 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Ул Казанның Победилово, Утар бистәләрендә, Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә, Менделеевск, Алабуга районнарында яшәүче халыкка су ташкынына әзер булып торырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, һәр районда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия эшләячәк. Ташу зыян салган очракта 25 меңнән артык кешене башка урынга күчереп тору өчен 200дән артык пункт әзерләнгән. “Ел саен хәл бер төсле булмый. Бер елны – берсенә, икенче елда икенче торак пунктка зыян килергә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: халыкның яшәгән урынын калдырып китәсе килми, милекләре өчен борчылалар, йортта калуны хул күрәләр”, – диде Николай Суржко.
Министр урынбасары 2012 елдагы хәл кабатланмас дип өметләнә. Чөнки ул елны көннәр кисәк җылытып, температура 20 градуска кадәр җитә. Өстәвенә төнлә көчле яңгыр ява. Нәтиҗәдә бик күп торак пунктлар су камалышында кала. “Әлмәттә ул чорда су бик нык күтәрелгән иде”, – дип искә ала Николай Суржко. Казанның Салмачы бистәсе дә су эчендә калды ул вакытта. Нокса елгасы, ярларына сыеша алмыйча, түбәнлектә урнашкан урамнарга җәелде, урыны белән су 2 метрга кадәр биеклеккә күтәрелде. Хәзер яз җиткән саен, әлеге бистә халкы ташудан куркып тора. Елга ярларын күмеп, шәхси йортлар салу ел саен күңелсезлекләр алып килә.
Быел исә кар аеруча күп. Эрер дә туфракка сеңәр әле, дип тынычланып булмый. Феликс Гоголь белдергәнчә, Татарстанда кар уртача 47 см тирәсе калынлыкта. Бу нормадан 14 см күбрәк. Тик Лаеш, Питрәч, Алексеевск, Аксубай районнарында һәм Казан шәһәрендә аның биеклеге 70 см булуы ачыкланган. Кар катламындагы су запасы да югары, республика буенча 117 процент. Узган ел исә бу вакытта 106 процент булган. Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш якларында кардагы су күләме 141 процентка җиткән. Ә менә Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Бөгелмә, Актаныш, Баулы, Әлмәт районнарында ул – 99 процент.
Синоптиклар язгы ташу апрельнең беренче-икенче декадасында булыр дип фаразлый.
– Язгы ташу вакытында Шушма суы ярларыннан ташып чыкмаса, өлкәннәр яратмый иде, хәвеф-хәтәр булачак, дип борчуга калалар иде, – ди Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев. – Безнең Шушма елгасы бик сирәк елларда гына тулмый кала. Ташу көчле булган елда иген дә уңа. Быел ташу булыр дип уйлыйм. Чөнки яз кисәк, көтмәгәндә киләчәк. Нишләп быел кар авыр икән, түбәдән төшергәндә дә бик сизелә, диләр. Карда су күп. Декабрь, гыйнвар айларында җылы булу сәбәпле, карда дым тупланды. Көндезләрен җылы торып, төннәрен салкын булса, көчле су басудан шул гына саклап калачак быел. Суыклар бетә язды дияргә була. Әмма көчле буран көтелә әле, анысы апрель аенда булыр дип уйлыйм.
Феликс Гоголь дә, 2 апрельгә кадәр көндез – җылы, төнлә салкын булачак, дигән фаразларын җиткерә. Көндез бераз җылытса да, төнлә урыны белән 16 градуска кадәр суытачак. Атна дәвамында явым-төшемнәр дә булачак, урыны белән карлы яңгырлар күзәтелә. Аннан соң көннәр ничек булыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ходай сакланганны саклармын дигән бит. Көчле ташуга әзер булып торыйк.
Әмир абый күршедәге Борнак авылында берничә хуҗалыкны ел саен су басуын әйтте. “Бәрәңгеләрен печәнлеккә менгереп, хайваннарын башка кешеләргә күчереп торалар. Тик ничә еллар шулай газаплансалар да, берсенең дә бу җирдән китәсе килми. Шушмага Көшкәт елгасы килеп кушылган урын ул. Җәен андагы гүзәл табигатьне күрсәң, исең китәрлек. Шуңа да елның бер михнәтенә сабыр итә алар”, – ди Әмир абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев