29 июнь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда коену сезоны башланганнан бүгенгә кадәр 3 бала суга баткан
Быел кешеләр күптән бер кеше батмаган сулыкларда да һәлак булалар.
-
КФУ Россиянең иң яхшы 100 вузы арасында унтугызынчы урынны били
Forbes экспертлары белем бирү сыйфатын, чыгарылыш укучылары арасында эшмәкәрләрнең күпме булуын һәм вузның “элита”лы булу-булмавын бәяләгән.
-
Татарстанның Баулы районында карьерда 19 яшьлек башкорт егете баткан
Егет тыелган урында су коенырга киткән.
-
Җанатарлар фестивалендә Ә.Авзалова истәлегенә концертта Зөлфия Авзалова да җырлаячак
11 июльдә булачак концертта Венера Ганиева, яшь җырчылар җырлаячак, шулай ук Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия дә әнисенең җырларын башкарачак.
-
Аргентина футбол җыелма командасы Казанга килде
Лионель Месси җитәкчелегендәге аргентиналылар Татарстан башкаласында Дөнья чемпионатының 1/8 финалы матчында уйнаячак.
-
Мәгарәдә калу. Аннан чыгу юлы бармы?
Тумышы белән күршебез Башкортстанның Дәүләкән районнан булган, китаплары дөнья халыкларының 25 теленә тәрҗемә ителгән рус язучысы Людмила Улицкая шушы атнада “Россия Европадан 150 елга артта, ул көннән-көн ныграк дөньяви провинциягә әйләнеп бара”, дип белдерде.
-
Сабада физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында бочча ярышы
27 июнь көнне физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында бочча ярышы узды.
-
Чит ил журналистлары Татарстан халыкларының Дуслык йорты флешмобын дәвам итте
Флешмоб чемпионат хөрмәтенә төрле милләт вәкилләренең дус яшәүләрен чагылдыру максатыннан оештырылган.
-
Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары арта
Федераль монополиягә каршы хезмәттә ачыклык кертүләренчә, тарифларның күләмен һәр төбәк үзе билгели.
-
Ирек Шәрипов футбол чемпионатының татар милләте өчен файдасы турында сөйләде
“Әлбәттә, бу уеннарның Казанда, Татарстанда узуы безнең милләтебезне башка шәһәрләргә, илләргә танытуга зур мөмкинлекләр бирә”, - диде ул.
-
"Гранолы"(без выпечки!)
Гранола - злаковое печенье, которое не только вкусное, оно ещё питательное и полезное. ☝ Настоящая витаминная бомба, которая придётся по вкусу и взрослым и детям. В состав этой вкусняшки входит много клетчатки, микроэлементов и витаминов.
-
Фермер Илнар Гариповның Ике басу Арташ авылы янындагы участогында җиләкләр өлгерде
Фәнил Мәүлетов фотосы
-
Казан үзәгендә җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, шлагбаумны җимергән
Авария «Кольцо» сәүдә үзәге каршында булган.
-
Саба аграр көллиятендә үткәрелгән чыгарылыш кичәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
Көллиятне быел 109 студент тәмамлады. Шуның 32се – кызлар, 77се – егетләр. Сабадан –46, Балтачтан - 31, –Теләчедән – 16, Кукмарадан килеп 9 студент белем алды. Көллиятне кызыл дипломга тәмамлаучыларга дипломны район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды.
-
“ҮЗ ДИГӘНЕМӘ ИРЕШМИЧӘ ТУКТАМЫЙМ”
Җырчы, телевидение алып баручысы ИлГәрәй соңгы айларда еш суд юлын таптый. Өч ай элек, һәлакәткә очрап, машинасына шактый зыян килгән. Җырчыны судның гадел хөкем чыгармавы, иминият компанияләренең акчаны аз күчерүе борчый. Шуңа, дөреслек эзләп, судтан судка йөри. Эш һаман дәвам итә.