30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Тимершык авылы мәдәният йорты ачылышыннан [фоторепортаж]
-
Теш сызлаганда булышыр
Теш сызлаудан угычта уылган суган, сарымсак һәм тоз булыша. Аларны бертигез күләмдә алып, ботка хәленә китереп болгатырга һәм авырткан тешкә куеп торырга кирәк. Өстенә мамык куегыз. Сызлаган тешкә 10-15 минутка пихта маена манылган мамык та куеп торырга була. 1,5-2 сәгатьтән шуны кабатларга да мөмкин. Теш авыртканга түзә алмасагыз, баш бармак...
-
Пенсионерларга һөҗүм итүдә шикләнүче тотылды [+видео]
Казанның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Совет районында яшәүче пенсионерларга (бер атнада 4 пенсионерга) һөҗүм итүдә шикләнүчене кулга алды. Җинаятьче пенсионерларның өлкән яшьтә булуларыннан, үзенә карата көч күрсәтә алмауларыннан файдалана. Ул аларның өйләренә үзләре генә кайтканнарын көтеп тора һәм шул вакытта корбанының башына суга. Әлеге кылган гамәлләр нәтиҗәсендә, пенсионерларның акчаларын һәм...
-
Хатын кызларга озак яшәү серен ачтылар
Яшь аналарның 100 яшькә җитү мөмкинлеге баласын соңрак табучылар белән чагыштырганда зуррак икән. Америка галимнәре зур ачыш ясаган: беренче баланы 25 яшькә кадәр табу хатын-кызның гомерен озайтырга ярдәм итә икән. Әлмәт таңнары
-
3 октябрь – Татарстанда урман утырту көне
3 октябрьдә Татарстанда урман утырту көне буларак игълан ителде. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган көзге агач утырту чарасы ике кишәрлектә - шәһәр яны урманчылыгы территориясендә Кадыш бистәсе янында һәм Боровое Матюшино урман массивы тирәсендә узачак. Министрлык дәүләт учреждениеләренә, идарә тармакларына, белем бирү биналарына акциядә теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән....
-
30 сентябрь - Халыкара тәрҗемәче көне
-
30 сентябрь - Россиядә интернет көне
-
Адыгее шәһәрендә узган "ЮгМоторШоу" автотюнинг фестиваленнәнә [фоторепортаж]
-
Укытучылардан БДИ бирдертер идегезме [сораштыру]
Укытучыларның һәр биш ел саен бирә торган аттестациясен БДИ белән алмаштырырга кирәк. Бу фикерне яңгыратучылар, аттестация ул укытучыларның һөнәри осталыгын да, белемен дә объектив бәяләми, дип әйтә. Укытучылар арасында аны "5ле"гә узучылар аз, димәк, алар балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә алмый. Шул нисбәттән мөгаллимнәр БДИ бирергә тиеш, дигән фикер әйтелә....
-
Теләче юлында пошины бәрдергәннәр һәм һәлакәт урынын калдырып качканнар
Пошины бәрдереп үтергән машина йөртүче һәлакәт урынын калдырып качкан. Әлеге күңелсез хәл Арча-Теләче юлының 10нчы чакрымында булган. Поши һәлакәт урынында ук үлгән. - Вакыйганың шаһитлары булса, элемтәгә керсеннәр иде, - дигән аучылык буенча Арча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. Интертат.ру
-
Коточкыч һәлакәт: 1 яшьлек бала әти-әнисез калган [+фото]
29 сентябрь кичендә - 19:30 сәгать тирәсендә трассада "Лада Гранта" автомобиле Nissan һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Әлегә һәлакәтнең төгәл сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы ир белән хатынның вафат булуы, 1 яшьлек балаларының авыр хәлдә хастаханәгә озатылуы гына мәгълүм. Тикшерү эше дәвам итә. Интертат.ру
-
Мәгариф хезмәткәрләре протест белдерәләр
Русиядә мәгариф хезмәткәрләренең протест чаралары үтә. Аларда мәгарифкә биреләсе акчаларны кыскартмау, укытучыларны киметмәү таләбе куелачак. Протест Русиянең 12 төбәгендә узачак, дип хәбәр ителә. «Мәгарифкә бухгалтерлар күзлегеннән карау - илнең киләчәген юк итә!», «Сыйфатлы һәм түләүсез укуга - җитәрлек акча булсын!» Әлеге шигарьләр - мәгариф хезмәткәрләренең төп таләпләре. Безнең гәҗит
-
Үзебезнең машиналар күбрәк кызыктыра
Татарстанда соңгы сигез ай эчендә машина урлау очраклары 14 процентка кимегән. Шулай да Казан машина урлау очраклары буенча алдынгы урында тора. Быел гына да башкалада 125 машина урлау очрагы теркәлгән. Каракларны үзебездә җитештерелгән машиналар: ВАЗ, ГАЗ, КамАЗ кызыксындыра икән. Шулай ук «Хундай IX-35»,«Мицубиси», «Тойота РАВ 4», «Мазда», «Ауди А3», «Хундай...
-
Яңгырлар башлана, юеш кар яву ихтимал
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикадан җылы көннәрнең чигенүен җиткерде.
-
Илгәрәйнең яңа шаян клибы дөнья күрде [видео]
Менә Илгәрәй дә "Пар булсын дөньялары" дигән җырына клип төшергән. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Туйлар.ру