Укытучылардан БДИ бирдертер идегезме [сораштыру]
Укытучыларның һәр биш ел саен бирә торган аттестациясен БДИ белән алмаштырырга кирәк. Бу фикерне яңгыратучылар, аттестация ул укытучыларның һөнәри осталыгын да, белемен дә объектив бәяләми, дип әйтә. Укытучылар арасында аны "5ле"гә узучылар аз, димәк, алар балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә алмый. Шул нисбәттән мөгаллимнәр БДИ бирергә тиеш, дигән фикер әйтелә....
Укытучыларның һәр биш ел саен бирә торган аттестациясен БДИ белән алмаштырырга кирәк. Бу фикерне яңгыратучылар, аттестация ул укытучыларның һөнәри осталыгын да, белемен дә объектив бәяләми, дип әйтә. Укытучылар арасында аны "5ле"гә узучылар аз, димәк, алар балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирә алмый.
Шул нисбәттән мөгаллимнәр БДИ бирергә тиеш, дигән фикер әйтелә. Билгеләрне дә яшереп тормаска. Ә сез ничек уйлыйсыз: укытучылар да БДИ бирергә тиешме?
Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА,Казанның Ш.Мәрҗаниисемендәге татар гимназиясе директоры:
- БДИ сорауларының эчтәлеген яхшы белгән, бу системаны аңлаган мөгаллимне югары бәялим. Барысын да үз башыннан уздырса, ул балалар нинди авырлыкларга килеп төртелергә мөмкин булуын да, психологик борчылуларын да аңлаячак. Ярар, укытучылардан БДИ бирдертик, ди. Әмма бу белем бирү системасын уңай якка үзгәртерме соң? Беренче чиратта, бәлки, югары уку йортларына кемнәрне алудан башлап, аларга белем бирү дәрәҗәсен яхшырту турында уйларга кирәктер? Педагогика практикасын кайда, ничек, кемдә уза ул, нинди билгеләргә укый булачак белгеч? Эшне шуннан башлау дөресрәк булыр иде. Килешәм: 5 ел саен узарга тиешле аттестация гади бер процедурага әйләнде, әмма бу күренеш еллар буена дәвам иткән, үзгәрешләр кичермәгән һәр өлкәгә кагыла. Соңгы елларда укытучыларны барыбер кәгазь боткасыннан азат иттеләр.
Роберт МАНСУРОВ, Кукмара районы мәгариф бүлеге җитәкчесе:
- Әгәр дә укытучыларны БДИ бирергә мәҗбүр итсәләр, моны мыскыл итү дип кабул итәчәкмен. Бу - балалар, ата-аналар каршында мөгаллимнәрнең абруен төшерү. Мәктәп системасына иң талантлы, иң булдыклы шәхесләр килергә тиеш, ә андыйлар укытучы булам дип чират тормый. Бу түләнгән кечкенә хезмәт хакына да, укытучының социаль яктан якланмаганлыгына да бәйле. Укытучылар яхшымы-начармы, әмма без шулар белән эшлибез. Кайдадыр инде пенсиядә булган мөгаллимнәрне чакыртып китерәләр, кайдадыр укытучы үз фәне белән беррәттән башкасын да укыта. Яхшы кадрлар юк икән, кая барасың?! Булганнары белән эш итәсең. Акчаны арттырдык, диләр, әмма аларга таләпләр дә өелде. Аркасыннан сөеп кенә эшләткән кешеләрне БДИ бирдертсәк, алар мәктәп системасыннан качып бетәчәк бит!
Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы (Түбән Кама шәһәре):
- Укытучылар да БДИ бирергә тиеш. Аттестация узар алдыннан, үземне тикшерер өчен, мин дә БДИ бирдем. Хәзер аттестация узу өчен имтихан тапшыру таләп ителми. Укытучылар күп иде, әмма бар да күчерде. Карап торучы да юк. Шулмы инде имтихан? Математикадан биреп карыйсы килә. Аттестацияне узганда да күбесенә күз йомалар. Укытучы балаларны үзенә карата алырлык шәхес булырга тиеш. Ә моның өчен даими укырга, белем тупларга, тирә-як мохитне өйрәнергә, дөнья гизәргә кирәк. Укытучылар арасында китап уку да модада түгел. 20 ел элек ничек укып бетергәннәр, шул белемнәре белән йөриләр.
Айгөл БАРИЕВА, җырчы:
- Бичара укытучылар гына диясе кала! Тагын нинди сират күпере аша уздырырлар икән аларны?! Мин үзем дә укытучы булып эшләдем, ике сеңлем дә - педагог. Никадәр авыр һөнәр икәнен бик яхшы беләм. Минем өчен укытучы - дәрәҗәле кеше. Аларны укучылар рәтенә куйсалар, билгеләрен Интернетта урнаштырсалар, аларга карата мөнәсәбәт нинди булачак соң? Килешәм, укытучылар белемнәрен арттырырга тиеш, имтихан да бирсеннәр. Тик ул БДИ рәвешендә булмасын, бары тик аттестацияне камилләштерергә кирәк дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев