Саба таңнары

Сабинский район

18+
Эстрада

Ленар Сәйфиев танымаслык булып үзгәргән

Салават Миңнеханов аэропортта Ленар Сәйфиевне очраткан һәм видеога төшереп, инстаграмда уртаклашкан. "Макгрегор дип уйладым, юк икән, безнең Ленар Сәйфиев икән. Аэропортта күңелле очрашу", - ди җырчы.

Халык Ленарны танымаган, нык үзгәргән дип бәяләгән.

"Илнар Сәйфиевнең энесеме? Ужас... Ямьсезләнгән", "Йә, Алла, нәрсә булган аның белән? Шундый матур егет иде бит", "Танымадым, үзгәргән", - дип яза алар.

"Хәзер инде чын ир-ат, киресенчә, брутальныйрак", - дип җавап бирә Салават Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Ленарның абыйсы Илнар Сәйфиев журналистларга үзләренең сәхнәдән югалуларын гаилә ыгы-зыгысы һәм кечкенә балалар тәрбияләве белән аңлаткан иде. Ленар турында ул: "Аның өчен җавап бирә алмыйм, үзеннән сорагыз. Нишләп ятадыр?! Аның бит хатыны да, балалары да юк: гастрольләрдә йөреп кайтса була. Хәзер без бик сирәк күрешәбез, минем үз мәшәкатьләрем", дигән иде.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев