28 октябрь 2019 яңалыклары
-
«Яшьләр алкогольгә каршы» тематик сәгать
26 октябрь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр арасында эчкечелекне кисәтү, алкоголь кулланугакаршы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьләр алкогольгә каршы»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
-
«Әдәби марафон» проекты Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
Проект кураторы Раил Гатауллин Россия халыклары Ассамблеясы бүләген алды.
-
Гаугалы видеодан соң Фирдүс Тямаев Столбищедагы этләр приютына 30 мең сум акча күчергән
Кичә интернетны Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев катнашындагы видео шаулатты. Ике җырчы юл буенда очраша һәм шул мизгелдә күзләренә юлда яткан үләкскә чалына. Шаярып төшерелгән видеоны күпләр аңламады. Фирдүс һәм Гүзәлне гаеп иттеләр. Шул ук вакытта “шаяру гына бит бу” дип язучылар да күп булды.
-
Юл-транспорт һәлакәтендә «Камаз» шоферы һәлак булган
Бүген республиканың Бөгелмә районында төш вакытында үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Җил Казанда ЖБИ заводы янындагы ташландык бина түбәсен каерган
7а җитештерү бинасының 500 квадрат метр мәйдандагы түбәсе каерылып төште.
-
«Терроризм кино һәм тормышта»
26 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Терроризм кино һәм тормышта» дип исемләнгән танып-белү программасы булып узды. Чара барышында 1991 елдан хәзерге вакытка кадәр Ставрополь краендагы чын вакыйгаларга нигезләнгән «Терроризм кадр артында» дигән документаль фильм карау оештырылды
-
ОКСФОРД УНИВЕРСИТЕТЫНДА АЛКЫШЛАРНЫ ТЫЙГАННАР
Ышанасызмы-юкмы, тик дөньядага иң танылган университетларның берсендә ... алкышларны тыйганнар. Аларның кемгә зыяны тигән?
-
Көчле җил аркасында йөк автомобиле ауган
Гадәттән тыш хәл бүген М7 трассасында «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында булган.
-
Давыл аркасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары әзерлек режимына күчерелде
Төш вакытына кадәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көчле җил белән бәйле бәла-казалар турында 75 хәбәр килде.
-
"Йолдызлар балкышы, моңнар агышы" концерты
27 октябрь Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, үзешчәннәр катнашында, Сабабаш авыл клубы белән берлектә Өч Нарат авыл клубында “Йолдызлар балкышы, моңнар агышы” дип исемләнгән концерт программасы Татарстан АССР оешуга 100 ел, районыбызга 90 ел тулуга багышланган. Концерт үз эченә татар халык җырларын һәм биюләрен гармун моңнарын, яшь башкаручыларның хэзерге заман җырлары, татар шагыйрьләренең шигырьләре драматургларының сәхнә әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде.
-
Татарстан синоптиклары атна уртасында кар һәм буран булуы турында кисәтә
Ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак.
-
28 октябрь – 3 ноябрьгә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген Казанда «Шомбай FEST» курчак театрлары фестивале ябыла.
-
Киләсе атнада Татарстан халкы дүрт көн ял итәчәк
4-10 ноябрьдә республика халкы өч көн генә эшләячәк, шуларның берсе бер сәгатькә кыскарак булачак.
-
Казанның бер ишегалдында көчле җил нәтиҗәсендә машина өстенә агач ауган
Гадәттән тыш хәл бүген көндез Вишневский урамындагы 14нче йорт ишегалдында булган.
-
“Юлда сак бул!” һәм “Дюрасел Раша”акциясе
Сабабаш төп мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан “Юлда сак бул!”дип исемләгән чара үткәрелде һәм “Дюрасел Раша”акциясенә старт бирелде.