“Менгән саен, басым да, җаваплылык та арта”
Данил Гыйниятов “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә генераль директор урынбасары һәм телевидениенең баш мөхәррире булып эшли. ТНВ тамашачылары аны “Ком сәгате” тапшыруының авторы һәм алып баручысы буларак та белә.
– Данил, телевидениегә балачак хыялы алып килдеме, әллә очраклы рәвештә эләктегезме?
– Телевидениегә хыялланып түгел, очраклы рәвештә килеп эләктем. Укыган вакытта журналистлар белән җеннәрем туры килми иде. Миңа шактый еллар концертлар алып барырга туры килде. Үзебезнең “Көфер почмагы” исемле юмор төркеме бар иде. Заманалар авыр булу сәбәпле, 1990 еллар уртасы – 2000 еллар башында концертлар белән акча эшләргә туры килде. Арча педагогия көллиятендә укыганда “Егетләр” вокаль ансамбленә йөрдем. Университетта белем алганда, татар халык хорында җырладым. Татар факультетында үзебез оештырган “Сердәш” исемле вокаль ансамбле бар иде. Бу ансамбль белән бик күп төбәкләрдә концертлар куеп йөрергә туры килде. Безнең бер концертны якташым, шагыйрь Наил Касыймов оештырды. Ул чакта Наил абый телевидениедә фольклор бүлегендә редактор булып эшли иде. Телевидениегә мине ул чакырды, эшләп карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, очраклы килеп, гомер буена калырга туры килде.
– Җитәкче булу авырмы? Бүген Сезнең карамакта нинди редакцияләр бар?
– Гади корреспондент булып йөргәндә, нигездә, үз эшең өчен генә кайгырасың. Баскыч буйлап менгән саен, басым да, эш тә, җаваплылык та арта. Баскычның беренче рәтендә торганда, җир якын, егылып төшсәң дә авыртмый, аяк белән дә төшәргә була. Өскә менгән саен, егылу куркынычы да, егылып төшкәннән соң алыначак җәрәхәтләр дә күбрәк була. Минем карамакта – спорт редакциясе, әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе, иртәнге тапшырулар редакциясе, балалар һәм яшьләр тапшырулары редакциясе, “Татарлар” программасы редакциясе.
– Ә бүгенге тапшыруларның сыйфаты ни дәрәҗәдә?
– Телевидение табын әзерләгән кебек ул. Кемдер күп итеп әзерләсә дә, тозы җитмәскә, көебрәк китәргә яки пешеп җитмәскә мөмкин. Карап торышка өстәл тулы, тик ашый башлагач, затлы ризык таба алмыйсың. Каналны тулсын өчен генә эшләтергә ярамый. Тамашачы аны карамаячак. Әгәр тапшыруларны күп итеп язарга мөмкинлек юк икән, булганнарын тәмле итәргә кирәк.
– Телеканалда яңа тапшырулар булачакмы?
– Алдан кычкырып әйтәсе килми... Бүген яңа тапшырулар концепцияләрен туплау өстендә эш алып барыла. Үзебезнең компания эчендәге редакцияләр төрле проектлар тәкъдим итә. Концепция эшләдең дә бүген-иртәгә тапшыру чыга, дигән сүз түгел. Ул күп төрле факторларга – финансларга, кадрларга, техник ресурсларга бәйле. Бездә ике студия бар, аның берсе тулысынча яңалыкларда, икенчесе ярты гасыр элек төзелгән, бүгенге көн таләпләренә җавап биреп бетерми. Ул студиядә көне-төне тапшырулар яздырыла. Кайбер тапшыруларны читтә, башка мәйданнарда төшерәбез. Безнең андый тәҗрибәбез бар. Кайбер тапшыруларны аутсорсинг яки даими эшли торган партнерлар алып килә. Мәсәлән, “Секреты татарской кухни” – шундыйлардан.
– ТНВдагы яшьләрнең күбесе өчен Сез – үрнәк. Ә остазларыгыз кемнәр?
– Аерып бер кешене генә әйтәсем килми. Эшләгән вакытта күбесе киңәшләре белән ярдәм итәргә тырышты. Әйтик, Илфат Фәйзрахманов, Рөстәм Нәбиуллин, Эльмира Хамматова, Лия Заһидуллина. Алар – телевидение йолдызлары. Хәзер инде без яшьләр белән тәҗрибә уртаклашабыз.
– Тормыш иптәшегез Гөлназ Гыйниятова “Хәбәрләр”дә эшли. Бергә эшләү кыен түгелме?
– Безгә шактый еллар бер редакциядә эшләргә туры килде. Гөлназ берничә ел “Дулкын” радиосында эшләгәннән соң, 20 ел телевидениедә туры эфирда эшли. Хәтта мин дә ул кадәр туры эфирда эшләмәдем. Туры эфирда эшләү – бик зур, авыр хезмәт. Ул – бик зур стресс. Эфирга чыккан көнне тыныч кына йоклап булмый. Үземнән беләм. Бик әхлакый, физик көч таләп итә торган хезмәт ул. Читтән караганда гына җиңел, җайлы кебек.
– Гөлназ белән кайда таныштыгыз?
– Укыган чорда таныштык, бер тулай торакта яшәдек. Анда шактый гомер итәргә туры килде. Тулай торактан киткәндә, балага 3 яшь иде. Хәзер, Аллага шөкер, үз фатирыбызда яшибез.
– Кайсыгыз ут һәм кем су?
– Гөлназ – уттыр, мөгаен. Кеше холкы буенча сангвиник, холерик, флегматик яки меланхолик була. Мин холерик та, меланхолик та түгел...
– Ике улыгыз бар. Алар кайда белем ала?
– Олы улыбыз КФУда немец һәм инглиз теле факультетында беренче курста белем ала. Кечкенәсе 2нче номерлы лицейда укый.
– Чит илләргә ял итәргә барасызмы?
– Балалар кечкенә вакытта 3-4 ел рәттән бардык. Икенче малайга 4 кенә яшь иде әле. Аннан соң Гөлназ белән икәү генә барып кайттык. Мин балаларсыз ялны авыррак кичердем. Күңелсез булды.
– Нинди кеше ул Данил Гыйниятов?
– Мин – сабыр кеше. Авырлык, кыенлык күбрәк булган саен, алар миңа көч бирә кебек. Мин озак итеп, бертуктаусыз нәрсәдер эшли алам. Спорт термины белән әйтсәк – стайер. Узган ел Казан халыкара триатлонында катнаштым. 113 километрны йөзеп, велосипедта һәм йөгереп үтәргә кирәк. Соңгы километрларда: “Килеп җитә алырмынмы, юкмы икән?”– дип уйладым. Узган ел беренче тапкыр чаңгыда 50 километрны чаптым. Гомеремдә дә андый дистанциягә барганым булмады. Быел тагын җыенам. “Болгар радиосы” оештыра торган Казан–Болгар велоузышы бар. Быел 200 чакрымны бертуктаусыз узарга ният бар. Кешенең алдында максаты була икән, ул шуның белән яши, максат кешене яшәтә.
– Тормышыгызда күңел тулган, күзгә яшь килгән мизгелләр булдымы?
– Менә Сез сорау биргәндә дә минем күңел тула. Моңлы җыр ишетсәм, елавым бар. Олимпиадада үзебезнең спортчылар өчен җан атып, күз яше чыгарга мөмкин. Бу – табигый әйбер. Еламаган ир-ат юктыр ул. Күз яшен күрсәтмәсә, күңеленнән еларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев