Өлкәннәр көне белән!
Хөрмәтле әби-апалар, ил агалары, аксакаллар!
Сезне Өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Бу көн сезгә – әтиләребез һәм әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, районда яшәүче барлык өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен тагын бер мөмкинлек бирә. Сез – безнең тере тарихыбыз, көндәлек тормышта без сезнең тәҗрибәгә таянабыз. Гозер-үтенечләрегезгә, ихтыяҗыгызга, яшәешегезгә игътибарлы булу – һәрберебезнең изге бурычы. Гомерегезнең сәламәтлектә, муллыкта, иминлектә үтүен, тормыш дәвамчыларыгызның игелеген күреп, авырмыйча матур яшәвегезне телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев