Әлмәт районында юл һәлакәтендә өч кеше имгәнгән
"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан.
8 октябрьдә Казан-Оренбург-Акбүләк юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда өч кеше имгәнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"КамАЗ" йөртүчесе хәрәкәт итү барышында куркынычсыз тизлекне сакламаган һәм идарәне югалткан. Шуның нәтиҗәсендә ул каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Форд Транзит" автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Форд" автомобиленең йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев