«Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе Казан үзәгендә авария китереп чыгарган
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган.
«Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе төнлә Казан үзәгендә авария китереп чыгарган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Исерек хәлдә рульгә утырган 27 яшьлек ир-ат Профсоюз урамы буйлап хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул Чернышевский урамында башка машинага юл бирмәгән һәм «Лада Калина» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.
Авария нәтиҗәсендә «Мерседес»ның – 27, «Лада»ның 22 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы төнлә шәһәр үзәгендә ике автомобильнең бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, «Мерседес» койманы җимереп тротуарга килеп кергән һәм яны белән ауган.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев