Юл-транспорт һәлакәтендә «Камаз» шоферы һәлак булган
Бүген республиканың Бөгелмә районында төш вакытында үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте булды.
Татарстанның Бөгелмә районында Үзбәкстаннан килгән фура белән бәрелешүдә «Камаз» шоферы үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Авария бүген көндез Бөгелмә яныннан урап уза торган юлда булды. Биредә Үзбәкстан номерлары белән булган «МАН» фурасы һәм металл конструкцияләр ташый торган «КАМАЗ» йөк машинасы капма-каршы бәрелешкән.
Бәрелешүдән ике йөк машинасы да җимерелеп, кисәкләре юл буенча чәчелгән һәм алар тимер өеменә әйләнеп калган. Авариядә «Камаз» йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән.
«Ман» шоферын авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр», - дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Фото: очевидцы
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев