Имин хезмәт барыннан да кыйммәт [+фото]
Өченчекөн Саба муниципаль районы хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышында сәнәгать предприятиеләренең шушы мөһим мәсьәләдә җаваплылык алган вазифаи затларны тыңладылар. Чыгышлардан күренгәнчә, җитештерүчеләр эш урыннарында иминлекне саклауга, һәртөрле имгәнү очракларын булдырмау чараларын күрүгә мәгълүм дәрәҗәдә игътибар бирә. Сөт эшкәртүче "Экопродукт" җәмгыяте - районда иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе. Барысы...
Өченчекөн Саба муниципаль районы хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышында сәнәгать предприятиеләренең шушы мөһим мәсьәләдә җаваплылык алган вазифаи затларны тыңладылар.
Чыгышлардан күренгәнчә, җитештерүчеләр эш урыннарында иминлекне саклауга, һәртөрле имгәнү очракларын булдырмау чараларын күрүгә мәгълүм дәрәҗәдә игътибар бирә. Сөт эшкәртүче "Экопродукт" җәмгыяте - районда иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе. Барысы 134 кеше эшли. Биредә хезмәтне саклау вазифалары автотранспорт буенча инженер Илшат Равиловка йөкләнгән. "Без бу мәсьәләдә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының 20 июль 2003 елгы 897нче боерыгы нигезендә эшлибез. Һәр эш урыны аттестацияләнде. Ел саен эшчеләрне махсус эш киемнәре белән тәэмин итүгә 225-230 мең сум акча тотыла. Бер хезмәткәргә якынча 1600 сум туры килә. Эш киемнәрен юарга аерым бүлмә һәм кешесе бар.
Санузеллар, кул юу урыннары булдырылды. Авария режимы була калганда махсус киемнәр һәм противогазлар әзерләп куелды" ,- дип сөйләде ул. Аларын кулланырга туры күрмәсен, билгеле. Аеруча куркынычлы һәм техник яктан катлаулы җитештерү объекты булып саналган оешмага гадәттән тыш хәлләрне, бәхетсезлек очракларын булдырмый калу юнәлешендә эшне яхшырту максатында иминлек паспорты эшләргә һәм эшләүчеләр саны 50дән арткан предприятие буларак, хезмәт куркынычсызлыгы буенча аерым штат булдырырга тәкъдим ителде. "Евроакцент Саба" җәмгыяте инженеры Дмитрий Прытковка гомуми фраза белән генә сөйләп, хезмәтне саклау буенча күрелгән чараларны конкрет саннарда күрсәтмәгәне өчен искәртү ясалды.
Шәмәрдәндәге металл конструкцияләр белән эшләүче "Смит" җәмгыятеннән Рөстәм Байгузин цехта хезмәтне саклау шартлары булдыру зарурилыгын эш үзенчәлекләре үк тудыруын белдерде. Биредә лазер технологиясе дә кулланыла һәм махсус костюмнар кияргә туры килә. Шәхси саклану чараларына ел саен 150 мең сум акча тотыла. "Яңа производство ачтык һәм эшне хезмәт иминлеге булдырудан башладык. Биш ел эшләү чорында бездә вак-төяк җәрәхәтләнү очраклары да булганы юк",- дип сөйләде ул.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев