Сабабызда төзекләндерүдән соң мунча ачылды
Ял көннәрендә коммуналь мунчага бару гомуми йортларда яшәүче өлкәннәр тормышының аерылгысыз өлеше. Аларның күпчелеге өчен бу кирәкле гигиена процедурасы гына түгел, ә танышлар белән очрашу, аралашу, кәефне күтәрү мөмкинлеге дә. Әмма Сабадагы мунча ел башыннан хезмәт күрсәтүне туктаткач, әлеге мөмкинлек бетеп торды. Аңа ремонт үткәрү идеясен 2016 ел башында күптармаклы...
Ял көннәрендә коммуналь мунчага бару гомуми йортларда яшәүче өлкәннәр тормышының аерылгысыз өлеше.
Аларның күпчелеге өчен бу кирәкле гигиена процедурасы гына түгел, ә танышлар белән очрашу, аралашу, кәефне күтәрү мөмкинлеге дә. Әмма Сабадагы мунча ел башыннан хезмәт күрсәтүне туктаткач, әлеге мөмкинлек бетеп торды. Аңа ремонт үткәрү идеясен 2016 ел башында күптармаклы җитештерү предприятие директоры Илнур Хәбибуллин коллектив җыелышында район башлыгы алдында күтәргән иде. "Рәис Нургалиевич, сезнең ярдәмнән башка барып чыкмас, ремонт өлешен берәр программага кертеп булмасмы икән?"- дип сөйләде ул. Рәис Миңнеханов шунда ук мунча хезмәтен яңача һәм заманча оештыру зарурлыгын ассызыклап, тәкъдимнәрен белдерде. Озакламый бинада төзекләндерү башланып та китте. Изге ниятне күздә тоткан эшнең ахыргы нәтиҗәләре дә күңелле була. Оста куллы төзүчеләр кулы белән "Мунча-сәламәтләндерү үзәге"нә әверелгән бинаның ишеге узган шимбәдә кабаттан ачылды. Хезмәт күрсәтүне дә изге эштән - беренче клиентлары - өлкәннәрне бушлай мунчага чакырудан башлады. Шимбәдә үзәк хатын-кызлар өчен эшләде. Хәтта чират та барлыкка килде. Аларның күбесе бу көнне зарыгып көткән. Әлбәттә, берсе дә юынмый тормаган, туганнарына йөргән, бассейнга барган, фатирларында душ кабинасында коенган. Саба халкы кунакчыл, дусларын-танышларын да якын итеп, мунчага чакыра, килмәсәләр - үпкәли. Үзәктән беренчеләрдән булып юынып чыккан апабыз да шуны сәбәп итеп, исемен язмавымны үтенде. "Гомуми мунчага йөргәнемне белсәләр, яратмаслар. Гел туганнарны мәшәкатьлисе дә килми бит. Мунча бик яхшыга үзгәргән, элеккесе белән чагыштыра торган түгел",- диде ул. Аннан соң үзенең тәэсирләре белән Мөнәвәрә апа Хәйруллина уртаклашты. "Хәзер кайбер район үзәкләрендә мунчаны бетерәләр. Бездә, менә күрәсез, рәхмәт яугыры, яңарттылар, бу көнне бик көттек. Хезмәт күрсәтүчеләрен дә сайлап алганнар диярсең. Бик мөлаемнар",- диде ул. "Алланың рәхмәте яусын җитәкчеләргә.
Хәзер гел шушы мунчага йөрисе була,- дип сүзгә кушылды Зөлфия Степанова. Мунча хезмәткәрләре ул көнне өлкәннәр янында бөтерелеп кенә йөрделәр. Мөршидә Миңгалиева юынып чыгучыларга лимонлы яки сөтле кайнар чәй әзерләде, коймак, бал белән сыйлады. Барысы 50ләп әби-апа бушлай хезмәттән файдаланды ул көнне. Якшәмбедә 25ләп ир-ат мунча керде.
Төзекләндерүдән соң мунча-сәламәтләндерү үзәгендә халыкка хезмәт күрсәтү төрләре күпкә арткан. Парлап яки гаиләләре белән мунча керергә теләүчеләргә ике һәм дүрт кешелек бүлмәләр булдырылган. Аларда парлану зонасы, эсседән чыккач, иркенләп утырырга чәй эчү урыны да бар. Төрек мунчасын, ягъни хамамны яратучыларның да теләге исәпкә алынган. Биредә эсселек азрак, әмма дымлылык бик югары, 70-100 процентка җитәчәк һәм андый пар тән терморегуляциясенә уңай тәэсир итә. Шулай ук клиентлар фитомичкәдән, массаж хезмәтеннән дә файдалана алачак. Стеналарына ябыштырылган тоз белән сихәтләнү бүлмәсен эшләтеп җибәрү өчен дә махсус аппарат кайтканын гына көтәләр. "Сәламәтлеген кайгыртучыларга тоз күлләренә йөрисе дә булмый. Без заман таләбенчә үзәк булдыру турында күптәннән хыялландык. Ниһаять, бу проблемага чишелеш табылды. Аллаһ боерса, клиентларыбыз күп булачагына ышанабыз",- ди Илнур Хәбибуллин.
Директор әйтүенчә, мунча-сәламәтләндерү үзәге күпләргә сәламәтлек, тән сихәте бирәчәк. Бинада Кәүсәрия Вәлиәхмәтовага арендага бирелгән "Бәхет" сәламәт яшәү рәвеше клубы да шушы максатны күздә тота. Ә Зөлфия Гыйззәтова кешеләрнең тышкы матурлыгын кайгыртуга - чәчтараш хезмәте күрсәтүгә алынды.
ү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев