Кылны кырыкка ярыр чак
Чыннан да хуҗалыкларда шундый вакытлар бүген. Бөртеклеләрнең дә, көзге чәчүгә җирнең дә өлгерүе бер үк вакытта туры килде. Шулар белән беррәттән терлек азыгын да үзвакытында әзерләргә кирәк.
Хезмәтне оештыру төгәл үтәлгәндә булсынга эшләүче игенчеләр һәркайсына да өлгерергә тырыша.
"Борчак уңышы да яхшы"
18 август көнне "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең игенче-механизаторлары эше белән таныштык. Аларның да бер төркеме уракта, икенчеләре сенаж массасы туплый, өченчеләре арыш чәчә. 90 гектарлы басуда Илдар Әхмәтшин, Рушан Шакиров, Марсель Әхмәтшин, әтиле-уллы Илһам һәм Ильяс Миңнегуловлар төштән соң тритикале уңышын җыйныйлар иде. 400 гектарлы арыш кырыннан 8175, 8 центнер уңыш алганнар. Гектарына уртача 20,44 центнер туры килә. Туксан гектарлы борчакны да бер көндә җыярга өлгергәннәр.
- Алдагы елларга караганда быел уңыш әйбәт. Саламы да узган ел кыска иде, быел мул, - ди Татарстанның атказанган механизаторы Илһам Миңнегулов. - Арыш, борчак җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләдек, менә тритикалены бетергәч бу көннәрдә көзге бодайга керәбез. Борчакның да уңышы яхшы булды. Гектарына 17 центнер чыкты, елына күрә начар түгел бу.
- Төшкә кадәр чыгып булмады, дымлылык югары булды. Тритикаленың 16 проценттан артмаска тиеш, кичә кичтән 17 иде, - ди агроном Инсаф Мөхәрләмов.
Комбайннарның бункерлары бер-бер артлы тулып тора. "Нива" бункерына ике тоннага якын икмәк сыя. Һава торышы уңай булып, урак тулы куәтенә барган көннәрдә егермешәр бункер да җыйган чаклар бар, ди игенчеләр. Рамил Гарифуллин, Фәрит Шакиров, Рушан Әхмәтшин комбайннарга тукталып торырга вакыт калдырмый. Алар иярләгән "КамАЗ" машиналары тиз арада ындыр табагына икмәкләрне ташый. Таһир Шиһабиев белән Фәнил Муллахмәтов саламнарны пресслауда хезмәт куя. Хуҗалыкның Кукмара районы белән чиктәш кырында көзге чәчү башланып киткән.
Тырышларга - премия
Биредә АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллинаны да очраттык. Игенчеләрнең хәлен белеп, хуҗалыклардагы эш барышы белән танышып йөри.
-Игеннәрне җыйнап алу эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкаруга этәргеч бирү максатыннан район башлыгының карары чыкты. Комбайнчылар, шоферлар арасында югары җитештерүчәнлек тәэмин иткән өчен төрле егәрлекле комбайннар, кырдан ашлык ташучы "КамАЗ" шоферларына, үзйөрешле ургычлар белән бөртекле ашлык, рапс һәм орлыкка күпьеллык үләннәр уруда катнашкан техника йөртүчеләргә матди кызыксындыру чаралары каралган, - дип түләүләр белән таныштырды ул.
Бу уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе игенче-механизаторларның хезмәт эшчәнлеге буенча ярыш экраны да чыгарып килә. Аның нәтиҗәләренә күз салсак, "Акрос-580" комбайнында "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рәис Шакиров беренчелектә бара. Ул 7891 центнер ашлык суктырган. "ДОН-1500"дә "Урта Саба"дан Илсур Галиев (5252 центнер). "Нива"да "Нырты"дан Илһам Миңнегулов (2500 центнер). "Акрос-530"да "Шытсу"дан Җәүдәт Хәбибуллин (5488 центнер).
Агымдагы уракта районда 22500 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыйнап аласы бар. 35 процент мәйданда эш башкарылган дигән сүз. 16 августка 141051 тонна сенаж, 10369 тонна силос әзерләнгән. Хуҗалыклар 15 августта көзге чәчүне дә башлап җибәрде. Бу эшкә беренчеләрдән булып, "Туган як", "Шытсу", "Явлаштау", "Нырты", "Мичән", "Курсабаш" хуҗалыклары кереште. Әлеге хуҗалыкларда 20 техника эшли. Бүгенге көнгә 1500 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылган. Шулай ук терлекчелек тә күз уңыннан югалмый. Бер көнгә 121452 килограмм сөт савыла. Бер сыердан уртача 17,8 килограмм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев