Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мең сумга төшкән тәмәке

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендәге чираттагы утырышына 14 административ материал кергән иде. Иң элек Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфында белем алучы 7 укучының Мәктәп урамында калдырылган чит кеше машинасына рөхсәтсез кагылулары, аңа зыян китерүләренә бәйле эш каралды. Әлеге укучылар һәм аларның әти-әниләре комиссия алдында җавап...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендәге чираттагы утырышына 14 административ материал кергән иде. Иң элек Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфында белем алучы 7 укучының Мәктәп урамында калдырылган чит кеше машинасына рөхсәтсез кагылулары, аңа зыян китерүләренә бәйле эш каралды. Әлеге укучылар һәм аларның әти-әниләре комиссия алдында җавап тотып, мондый хәлнең башка кабатланмаячагына ышандырдылар. Балигъ булмаганнарның әлеге гамәле аңлы рәвештә эшләнмәгән дип бәяләнде һәм кисәтү чарасы кулланылды. Байлар Сабасында яшәүче әти кешегә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә балалары алдында тавыш чыгарганы өчен полиция тарафыннан беркетмә төзелгән. Үрнәк күрсәтәсе урында балалары психикасын какшатучыга кисәтү ясалды һәм мондый хәл кабатланса штраф суммасының зур булачагы искәртелде. Югары Симет авыл җирлегеннән исерек хәлдә хатынына кул күтәргән иргә төзелгән беркетмә гаепләнүченең үзеннән башка гына каралып, җәнҗалчы 500 сум штрафка тартылды. Балигъ булмаучы яшүсмергә кибеттән тәмәке алып биргән сабалыга да 1000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Сатыш авыл җирлегендә яшәүченең балаларын приюттан кайтаруны сораган гаризасы тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев