Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА 114НЧЕ СЕЗОНЫН АЧА

4 октябрьдә 19.00 сәгатьтә легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенең 114нче сезонын ача. Яңа сезонда тамашачыларны данлыклы театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтә.

Сезонның беренче премьерасы - #Сишәмбекөнкичбелән - яңа проект презентациясе. 22 һәм 29 октябрьдә театрның Кече сәхнәсендә 3 спектакль тәкъдим ителә: «Томан» - Гүзәл Сәгыйтова пьесасы, режиссер – Фәрит Бикчәнтәев, “Парковка”, драматург - Сөмбел Гаффарова, режиссер – Олег Кинҗәгулов, “Ишекләр” - Энҗе Гыйззәтова әсәре, режиссер - Рамил Гәрәев. Өч пьеса да “Яңа татар пьесасы” конкурсы һәм лабораториясе җиңүчеләре. Өч авторның икесе татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә куела. Спектакльләр бер-бер артлы уйналачак, антрактта тамашачыларны яшь татар төркемнәре, инсталляцияләр, шагыйрьләр чыгышы, лекцияләр, фикер алышулар һәм башка кызыклы чаралар көтә.
7, 8 һәм 9 ноябрьдә Зур сәхнәдә “Санаулы кичләр” спектакле премьерасы. Режиссер – күптән түгел ГИТИС тәмамлаган яшь, талантлы егет – Айдар Җаббаров. Камал театры афишасында беренче мәртәбә данлыклы драматург Александр Володин исеме пәйда булачак. Ә режиссер Айдар Җаббаров тамашачыларыбызга “Агыла да болыт агыла...” һәм “Тормышмы бу?” (“Алтын битлек” премиясе номинанты) спектакльләре аша таныш.
Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” һәм Ркаил Зәйдулланың “Игез” пьесаларын сәхнәләштерергә планлаштыра. Фәрит Бикчәнтәевның укучысы - Олег Кинҗәгулов Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча “Таңбатыр” әкиятен куярга җыена.
114нче сезонда, шулай ук, юбилей чаралары да көтелә: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Рузия Мотыйгуллина, Илдар Хәйруллинның, Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкеров, Хәлим Җәләлов, Радик Бариевның, Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрованың, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Сәлимә Әминова һәм Рифкать Якуповның, Камал театры окрестрының һәм ГИТИС студиясенең 75 еллыгы.
Премьералар һәм юбилейлардан тыш, Камал театры тамашачыларына яңа пректлар әзерли. Алар арасында: спектакльләрне онлайн күрсәтү, зур экраннарда спектакльләрнең видеоязмаларын тәкъдим итү, флешмоблар, талантлар бәйгесе һәм башкалар.
Гастрольләргә килгәндә, Камал театры, Россиядә Театр елы кысаларында үтүче Халыкара театр Олимпиадасында катнаша: 11 һәм 12 октябрьдә Санкт-Петербургта, Александринский театрының Төп сәхнәсендә камаллылар Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен тәкъдим итәчәк. Шулай ук, театр беренче мәртәбә Бухарестта (Румыния) Fest(in) ontheBoulevard Халыкара театр фестивалендә катнаша. 15 октябрьдә анда камаллылар Йон Фоссе пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Җәйнең бер көнендә” спектаклен күрсәтә. Камал театры әлеге фестивальдә Россия театрлары арасыннан бердән-бер катнашучы.
Ноябрь аенда театр сәнгате өлкәсендәге Марсель Сәлимҗанов исемендәге өченче Республика премиясе тапшырыла. 2019 елның 22 декабрендә “Яңа татар пьесасы – 2019” бәйгесенә йомгак ясала. 2020 елның июнендә VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү форум-фестивале үткәрелә.

 

Фото: kamalteatr.ru

kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев