25 сентябрь 2019 яңалыклары
-
“Ак Барс” хоккейчылары "Трактор" командасын 0:6 исәбе белән җиңде
“Трактор” – “Ак Барс” уенында ике тапкыр капкачы алмашынды һәм Зарипов туган ягында гол кертте.
-
Татарстанда 2020 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум тәшкил итәчәк
Пенсионерның яшәү минимумы пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен расланган.
-
Беренче унлыкка керделәр
Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән яшь инспекторлар хәрәкәтенең (ЮИД) юбилей “Имин тәгәрмәч-2019” конкурсында 57 командадан 228 мәктәп укучысы катнашты.
-
Миңнеханов укучыларның 10-11 сыйныфларга күчүе чикләнмәскә тиешлеген искәртте
Татарстан Президенты тәрбия эшен камилләштерү буенча тиешле чаралар күрергә кушты.
-
Казанда боз яуганны видеога төшергәннәр
Видеороликларны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.
-
РАДИОТЫҢЛАУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА
Сабалыларны 26 сентябрьдә 13 сәгать 10 минутта интернетка кереп, йә булмаса 99,2 fm дулкынында «Россия-Татарстан каналыннан Казан шәһәре телерадиокомпаниясенең (ГТРК) һәвәскәр композиторлар берлеге рәисе Риф Гатауллин алып бара торган 50 минутлык тапшыруны тыңларга чакырабыз. Тапшыруның кунагы - Сабадан “Нәүрүз” халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хемәткәре Рәйсә Билал кызы Имамиева. Көнегез мәдәниятле узсын!
-
КАЗАН ЕГЕТЕ КИРОВТА ШАРТЛАУ ОЕШТЫРМАКЧЫ БУЛГАН
Казан егете Кировтагы уку йортында массакүләм үтереш оештырмакчы булган Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Макаров хәбәр иткән.
-
Миңнеханов Татарстан укытучыларының осталыклары паспортын кертергә тәкъдим итте
ТР Президенты иң яхшы белем бирү практикаларын гомумиләштерү һәм тарату өлешендә муниципаль методик хезмәтләрнең ролен көчәйтүне кирәк дип саный.
-
Киләсе тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында яңгыр һәм юеш кар явачак
Синоптиклар алдагы тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава торышы, шулай ук вакыт-вакыт яңгыр һәм юеш кар явачак, дип фаразлыйлар. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә минус 1 - градустан +1 градуска кадәр булса, көндез - 7-9 градус җылы.
-
Быел "Татарча диктант" язарга Татарстанда яшәүче 70-80 мең кеше җәлеп ителәчәк
“Татарча диктант”ны онлайн форматта быел да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештыра.
-
Кабат кабак тамашасы
Ел саен яңа төсмерләр, үзенчәлек белән үткәрелгән Кабак бәйрәменә быел тагын зур яңалык өстәлде: ул быел район үзәгендә түгел, «Лесная сказка» күңел ачу комплексында уздырылды.
-
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА 114НЧЕ СЕЗОНЫН АЧА
4 октябрьдә 19.00 сәгатьтә легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенең 114нче сезонын ача. Яңа сезонда тамашачыларны данлыклы театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтә.
-
Миңнеханов: ТАССР 100 еллыгы заманча дәүләтчелекнең башлангычы турында искәртә
“Бу датаны бәйрәм итү турында федераль карар өчен без Россия Президентына рәхмәтле”, - диде Миңнеханов.
-
Татарстан халкын агач утыртырга чакыралар
Урманчылар 1,5 млн данә үсенте (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) әзерләгән.
-
Синоптиклар октябрьдә һава торышы турында фаразларын әйтте
Илнең Европа өлешендә киләсе айда шактый җылы булыр дип көтелә.