Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Балагыз көнче түгелме?

Гаиләдә яшь сабый тугач, өл­кән балаларның барысы да аны яратырга әзер түгел икән. Ярату яки күралмау хисе вакыт барган саен көчәя генә. Шул ук вакытта көнчелек белән көндәшлек - шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең еш очрый торган юлдашлары. Әти-әниләр аларны көчәйтергә яки киметергә генә мөмкин. Бертуганнарның алдагы тормышларының ничек булачагы күп очракта шуннан тора. Күп ата-аналар һәр балага гаиләдә тигез хокуклы итеп карыйлар, әмма балалар әти-әниләре өчен бердәнбер булырга телиләр. Бертуганнар арасындагы көн­челек проблемасын чишәргә әти-әниләргә нинди уйдырмалар комачаулый соң?

Беренче уйдырма: балаларны бертигез яратырга кирәк. Чынлыкта балаларны бертигез яратып булмый һәм кирәк тә түгел.Ярату ул- хис һәм ул һәр кешедә төрле дәрәҗәдә була, чөнки һәр бала - бердәнбер һәм үзенчәлекле. Балаларның берсе - тыныч һәм үз эченә бикләнгән, икенчесе шаян һәм тиктормас булырга мөмкин, әмма алар барысы да әти-әниләренә бик кадерле һәм бу турыда балаларга гел искәртеп тору кирәк. Әгәр балаларның берәрсе аеруча яраттыра икән, бу турыда уйланырга кирәк. Бәлки сез балагызда тормышка ашмый калган хыялларыгызның чынга ашуын күрәсездер (мәсәлән, пианинода уйнарга хыяллангансыз, әмма моңа кызыгыз яки улыгыз гына ирешә алган). Балада үз хыялыгызны түгел, ә конкрет бер кешене күрергә тырышыгыз.

Икенче уйдырма: бертуганнар бер-берсен тумыштан яратырга тиешләр. Монда “тиешләр” дигән сүз урынлы түгел. Яратырга мәҗбур итеп булмый, әмма бер-береңә ихтирам һәм бер-берең белән кызыксынуның үрнәген китерергә мөмкин.

Өченче уйдырма: гаиләдә бар нәрсә дә уртак. Чынлыкта һәркемнең үз куышы һәм кирәк-яраклары булырга тиеш. Аларны хуҗасы рөхсәтеннән башка башкаларга бирергә ярамый. Баланың берәр нәрсәсен алган очракта, алмашка икенчесен бирәчәгегезне әйтегез.

Дүртенче уйдырма: конфликтлардан качарга кирәк. Әти-әниләргә конфликтларның котылгысыз икәнлеген тану мөһим. Күп балалы гаиләдә көнчелек һәрвакыт була. Балага үз хисләрен (үпкәләрен, күңел кайтуларын, ярсуларын) белдерүне тыйганга карап алар кимемәячәк, киресенчә, конфликтларның яки дошманлыкның сәбәбе булачаклар. Бертуганнар мөнә­сәбәтләрен үзләре мөстә­кыйль рәвештә җайга салсалар яхшырак булачак.

Бишенче уйдырма: өлкән бала юл куярга тиеш. Беренче чиратта, балаларны өлкәннәргә һәм кечкенәләргә бүлергә кирәкми. Яшьләренә басым ясаганда, өлкән балада үзенә игътибар итсеннәр өчен, кечкенә булу теләге уяначак. Кайвакыт кечкенә туганнарын жәзага тарту (уенчыгын тартып алу, булмәгә кертмәү) уе да туарга мөмкин.

Алтынчы уйдырма: өлкән бала ярдәм итәргә тиеш. Психологлар уйлавынча, өлкән балаларга кечкенә туганнарын карау вазыйфасын йөкләп, ата-аналар аларда аналык (яки аталык) инстинктын киметәләр, чөнки әлеге энергиянең бер өлеше инде энесе яки сеңлесенә сарыф ителгән була.

Җиденче уйдырма: кечкенә бала өлкәненә тиңләшергә тиеш. Чынлыкта һәр баланың аерым шәхес булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Балаларны бер-берсе белән чагыштыру - көнчелеккә юл дигән сүз. Көнчелеккә каршы нәрсә эшләп була соң? “Бергә” позициясе бар нәрсәдә дә мөһим: әйбер сатып алганда да, бүләкләгәндә дә, ачуланганда. Әгәр берәр балага ни дә булса сатып алсагыз, калганнарын да буш калдырмагыз (бертөрле әйбер сатып алу яхшырак). Кайвакыт кечкенәсен саф һава суларга алып чыкканда олысы үпкәләп калырга мөмкин. Бу очракта, урамга чыгар алдыннан: “Син әтиең белән каласыңмы, әллә безнең белән чыгасыңмы? Безгә иярсәң бик күңелле булыр иде”, - дип кызыксындырырга онытмагыз. Әгәр кунаклар кечкенә бала турында гына сораштырса, сүзне олысына күчерергә онытмагыз. Аралашканда һәр балага шәхси якын килергә тырышыгыз.

Зөлфия Гайнуллина, педагог-психолог.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев