Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Мул уңыш алу өчен көздән сарымсак һәм суганны ничек дөрес утыртырга

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында киләсе елда мул уңыш алу өчен көз көне сарымсак һәм суганны ничек дөрес утырту серләре белән уртаклаштылар. Барлык тиешле кагыйдәләрне үтәп, әлеге яраткан яшелчәләрдән мул уңыш алуның гади кагыйдәләре турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.

Сарымсакны көз көне ничек утыртырга?

Яхшы уңыш алу өчен сарымсак утыртуның төп үзенчәлекләрен тикшереп карыйк. Сарымсак уңдырышлы җирләрне ярата, комлы туфракта да яхшы үсә. Туфракның әчелеге 6-7 күрсәткечкә туры килергә тиеш.

Түтәлләрне алдан, җирне 25 см тирәнлеккә кадәр казып, сарымсакны утыртканчы 1-1,5 атна алдан әзерләргә кирәк, шуңа күрә 1 кв.метрга 5-6 кг черемә, 30 г суперфосфат һәм 20 г калий тозы кертелә.

Безнең җирлектә сарымсак, туфрак температурасы 5 см тирәнлектә +12°Ска кадәр төшкәч, сентябрь-октябрь айларында утыртыла. Сарымсакны бүлбеләргә аларны утырту алдыннан гына аерырга кирәк. Утыртканда эре бүлбеләрне (6 гр-нан артык) һәм уртача зурлыктагы (3-6 гр) бүлбеләрне файдаланырга кирәк. Утыртырга 12 сәгать кала аларны сыек марганцовка эретмәсендә яки 1%лы бакыр купоросы эретмәсендә тотарга кирәк. Бу сарымсакның тышкы ягын инфекцияләрдән зарарсызландыру өчен эшләнә.

Түтәлләр әзерләгәндә, моңа кадәр биредә нинди культураларның үсүен исәпкә алырга кирәк. Кабак, кәбестә, кузаклы, яшел культуралар үскән җирләр әйбәт була. Сарымсакны элеккеге урынына дүрт-биш елдан соң кайтарырга мөмкин. Рәтләрне тигез түтәлдә 20 - 25 см ара калдырып ясыйлар, үсемлекләр арасында ара 10 - 12 см булырга тиеш.

Һәм утыртканда төп кагыйдә – бүлбеләрне җиргә батырмагыз, бу тамыр үсешен тоткарлаячак. Моннан тыш, тыгызланган җир соңыннан сарымсакны җир өстенә этеп чыгарырга мөмкин, һәм ул туңачак. Шуңа күрә буразналарга утырту яхшырак. Буразналарда туфрак артык йомшак булырга тиеш түгел, аны бераз тыгызларга кирәк, югыйсә, бүлбеләр "батарга" мөмкин, ул чакта сарымсак вак килеп чыга һәм начар саклана. Утырту тирәнлеге туфракның тибына һәм сарымсак бүлбеләренең зурлыгына бәйле. Бүлбенең өстеннән туфрак өслегенә кадәр 3-4 см калырга тиеш. Утыртмалар өстен 2-5 см калынлыктагы торф катламы, черемә яки пычкы чүбе мульчасы белән капларга, түтәлләрдә карны тоту өчен чыбык-чабык салырга кирәк. Яз көне мульча катламын алырга кирәк булачак.

Хәзер суганны көздән ничек утыртырга кирәклеге турында

Соңгы елларда күп кенә бакчачылар суганны кышка утыртып калдыра башладылар. Суганның барлык сортлары да кышка утыртып калдыру өчен яраклы түгел. Көзен, гадәттә, салкынга чыдам сортларны – Арзамасский, Даниловский, Стригуновский, Штутгартен чәчәләр. Суганны кар иртәрәк эреп бетә һәм су җыелып тормый торган урыннарда утыртырга кирәк. Көз көне суганны салкыннар башланыр алдыннан, әмма әле суынып җитмәгән җиргә утыртырга кирәк. Моңа кадәр томат, кыяр, борчак, фасоль, чөгендер, салатлар үскән түтәлләр суган утырту өчен яхшы санала.

Суган да, сарымсак кебек үк, уңдырышлы туфракны ярата. Шуңа күрә, казыганда, 1 кв.метрга 5-6 кг черемә, 10 г калий сульфаты һәм 20 г суперфосфат кертергә кирәк. Утырту алдыннан җиргә 1 кв. метрга 10 г. исәбеннән агач көле сибегез.

Кыш өчен овсюжка (суганның диаметры 1 см.-га кадәр) һәм севок (диаметры 1-3 см) иң яхшысы. Әгәр сез иртә яздан яшел бакча суганы ашарга телисез икән, ул чакта көздән эре башлы суган (диаметры 3 см.-дан зуррак) утыртыгыз.

Утырту алдыннан чәчү материалын эрегә, вакка аералар, буразнага 5 см тирәнлектә 6-7 см ара калдырып утырталар. Рәтләр арасы 15 см кала.

Беренче туңдырулардан соң, әмма элегрәк түгел, югыйсә, суган черергә мөмкин – җирне коры яфраклар, коелган ылыслар белән каплыйлар. Мондый мульча өстенә, аны җил очырмасын өчен, ботаклар ташлыйлар.

Язын сарымсак һәм суган түтәлләрен өч мәртәбә тукландырырга кирәк. Беренчесе – түтәлләрдән кар киткәннән соң 7-10 көн узгач. Азот ашламалары белән тукландырыла: 10 л. суга 1 аш кашыгы мочевина яки аммиак селитрасы белән эшләнгән эретмә ясала. Икенчесе – катнаш ашламалар кертү, беренче тукландырудан соң 15 көннән соң башкарыла. Соңгы тукландыру суган формалаша башлаган чорында үткәрелә: 10 л. суга 2 аш кашыгы суперфосфат кушып ясала.

Бу гап-гади кагыйдәләрне үтәгәндә, барыбыз да яратып куллана торган әлеге яшелчәләрдән - суган һәм сарымсактан мул уңыш алырга була.

Любовь ЗАНИНА, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары

Тел. (843) 277-88-80

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев