16 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Сабада беренче тапкыр сорау-тәкъдимнәрсез җыен үтте
Бүген район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары район җитәкчеләре белән очрашты.
-
17 сентябрьгә һава торышы
17 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +2..+7˚, көндез +8..+13˚ градус.
-
Стартовал прием заявок на Всероссийский конкурс информационно-просветительских проектов по сельской тематике Национальная премия «Моя Земля – Россия 2021»
С сегодняшнего дня открывается прием заявок на Всероссийский конкурс информационно-просветительских проектов по сельской тематике Национальная премия «Моя Земля – Россия 2021».
-
Татарстан Президенты республикабызның иң күркәм гаиләләрен кабул итте
Мәгълүм булганча, ел саен Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым катнашында республикабызда яшәүче үрнәк гаиләләр белән тантаналы кабул итү уздырыла. Анда республикабыз үсешенә зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятькә лаеклы гражданнар итеп үстергән, һәр яктан үрнәк гаиләләр чакырып хөрмәтләнә. Быелгы кабул итү зур вакыйга - Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар алдыннан үткәрелүе белән дә үзенчәлекле. Тантаналы чарада безнең районнан Мишәбәш авылында яшәүче Надия һәм Алмаз Гафиятовлар катнашты.
-
Өлкәннәр яшәгән йорт нурлы була
...Капканы ачып җибәрүгә, без тагын бер урамга килеп кердек кебек. Ишек алдындагы иркенлек! Аяк астында бәбкә үлән, тирә-якта яшеллек. Матур итеп рәшәткәләп алынган без керәсе йорт тау итәгендә генә, аста - инеш, ике атлам җирдә – челтерчелтер чишмә ага. Сәхрә инде! Закаровларның гаилә матурлыгы менә шулай йорт тирәләреннән үк башлана.
-
Мул уңыш алу өчен көздән сарымсак һәм суганны ничек дөрес утыртырга
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында киләсе елда мул уңыш алу өчен көз көне сарымсак һәм суганны ничек дөрес утырту серләре белән уртаклаштылар. Барлык тиешле кагыйдәләрне үтәп, әлеге яраткан яшелчәләрдән мул уңыш алуның гади кагыйдәләре турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
-
Гөлбикә Кәримова туган көнен билгеләп үтте
Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, КПССның ХХV съезды делегаты, «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исем иясе Гөлбикә апа Кәримова кичә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләделәр, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-
Югары-Утар балалар йорты интернатында саф һавада йөрү дәресләре
Саф һавада йөрү - ул бик шәп, танып-белү һәм кызыклы вакыт. Безнең Югары-Утар балалар интернат-йортында бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә һәр көн балалар белән саф һавага чыгарга тырышабыз. Беренчедән ачык һавада булу баланың киеренкелеген киметә, аның кәефен күтәрә, физик һәм психик үсеше өчен бик файдалы, танып-белү эшчәнлегенә кызыксынуын арттыра. Балаларның саф һавада йөреп кергәннән соң, кәефләре күтәренке була, тынычлап ял итәләр.
-
АО «Транснефть — Прикамье» провело командно-штабные учения по ликвидации условного выхода нефти
АО «Транснефть – Прикамье» провело командно-штабные учения (КШУ) по ликвидации чрезвычайной ситуации техногенного характера на нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления (РНУ).
-
Үзе китте, исеме, гамәлләре калды...
Кадерлебез Расих Хәсән улы Сабировның безне калдырып бакыйлыкка күчүенә 26 сентябрьдә 1 ел була.
-
Татарстанда сайлау участоклары видеокүзәтү астында булачак
Татарстанда барлык 2,8 мең сайлау участогы да видеокамералар белән тәэмин ителгән.
-
Татарстанда инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс” – 2021 V төбәк чемпионаты старт ала
2021 елның 15-29 сентябрендә Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» V төбәк чемпионаты узачак.
-
Мичән бригадасында бәрәңге алу бара
Бу көннәрдә “Икенче икмәк” үстерүче хуҗалыклар бәрәңге ала. Әлеге культураны “Саба” җәмгыятенең Мичән бригадасында 71 гектарда сугарып үстерделәр. Су сибү агрегатын Айзат Гыйльметдинов белән Нариман Корбанов эшләткән. Ясалма яңгыр бөтен мәйданны колачлый алмаса да, уңышка йогынтысы бер дә булмыйча калмаган. “Шулай да, яңгыр көтеп, сугаруга бераз соңрак калдык. Бәрәңгенең чәчәк ату фазасына өлгерсәк, күбрәк ота идек”,– ди хуҗалык агрономы Азат Галимуллин.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының депутатларын сайлаулар уңаеннан мөрәҗәгaть иттe
Хөрмәтле ватандашлар! Сайлау алды чоры тәмамлана. Якындагы өч көндә без Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз. Бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга илнең алдагы биш елга үсеш векторын билгеләячәк. Татарстан, гадәттәгечә, Дәүләт Думасында зур вәкиллеккә ия, закон чыгару эшчәнлегендә, федераль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Бу безгә республика мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклау һәм кешеләр тормышын яхшырту мөмкинлеге бирә.