Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Афәрин, артист!» халыкара конкурс нәтиҗәләре

7 февраль көнне Казан шәһәрендә «Афәрин ,артист!» исемле сәнгать өлкәсендә халыкара конкурс узды. Конкурсны оештыручы - «Челентано» иҗат берләшмәсе. Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының вокал сыйныфы укучылары катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре:

«Тамчы» вокаль ансамбле-2 дәрәҗә Лауреат;

«Иң яхшы дуслар»вокаль дуэты-3 дәрәҗә Лауреат;

Нуриева Наилә-3 дәрәҗә Лауреат;

Кузьмина Полина-3 дәрәҗә Лауреат;

Укытучы Харрасова Лилия Альберт кызына «Югары профессиональлек һәм педагогик талант өчен» Рәхмәт хаты тапшырылды.

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Харрасова Лилия Альберт кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев