8 февраль 2021 яңалыклары
-
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе әлмәтлеләрне вебинарга чакыра
Вебинар 11 февральдә 13:00 сәгатьтә узачак.
-
90 яшьлек юбиляр
Калатау авылында яшәүче Фәттәхова Сания Нуретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.
-
9 февральгә һава торышы
9 февральдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -24..29˚, аязганда -36˚, көндез -18..-23˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Спортның кышкы төрләре буенча Бөтенроссия махсус олимпиадасы ярышлары
3-7 февральдә Казан шәһәрендә спортның кышкы төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ярышлары узды. Саба спортчылары чаңгы ярышлары һәм фигуралы шуу буенча ярышларда катнаштылар. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Авылларны үстерү өчен 3,6 млрд сум өстәмә акча бүлеп биреләчәк
Әлеге акча 12 мең кешегә торак шартларын яхшыртырга һәм утызга якын проектны тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.
-
Мини-футбол буенча кече шәһәрләр арасында уздырылган Республика Чемпионатында Саба районы ике урын алды
Мини-футбол буенча кече шәһәрләр арасында уздырылган Республика Чемпионатында районыбыздан ике футбол командасы катнашты. Командалар икесе дә көчле - финалда бер-берсенә каршы уйнарга да туры килгән райондашларыбызга. Киеренке уенда Саба командасы өстен чыгып, Шәмәрдәннең "Яшьлек" командасы икенче урын яулады. Булдырдыгыз, егетләр, алга таба да уңышлар телибез сезгә!
-
Фәрит Бикчәнтәев артистларга мактаулы исем бирү тәртибенә үзгәреш кертү кирәген әйтте
Әлеге минутларда Театр әһелләре берлеге съезды бара.
-
8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә
Ел саен 8 февральдә Россия фәнни берләшмәсе үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә. (28 гыйнвар) 1724 елның 8 февралендә Хөкүмәтче Сенат Указы белән Россиядә Петр I күрсәтмәсе нигезендә Фәннәр академиясенә нигез салына. 1925 елда ул СССР Фәннәр академиясенә, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясенә үзгәртелә.
-
«Саба урман хуҗалыгының 90 еллыгы» темасына түгәрәк өстәл
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Саба урман хуҗалыгының 90 еллыгы» темасына түгәрәк өстәл артында өлкән буын очрашты.Әлеге очрашу 2021 елның 5 февралендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда узды. Фикер алышу өчен төп мәсьәлә-Саба урман хуҗалыгы Үзәк урман пункты эшчәнлегендәге тарихи вакыйгалар барышы булды.
-
Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре
4 февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 6 укучы катнашып уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Сабабаш төп мәктәбе укучысы Ибраһимов Дмитрий (Укытучысы Мөхәрләмова З.М.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар.
-
«Афәрин, артист!» халыкара конкурс нәтиҗәләре
7 февраль көнне Казан шәһәрендә «Афәрин ,артист!» исемле сәнгать өлкәсендә халыкара конкурс узды. Конкурсны оештыручы - «Челентано» иҗат берләшмәсе. Бу конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының вокал сыйныфы укучылары катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Татарстанда аномаль салкыннарның кайчан тәмамланачагы турында сөйләделәр
Россиянең Европа өлешендә температура соңгы көннәрдә нормадан 8-14 градуска түбән.
-
Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы
5 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды.
-
Тимершык авыл җирлегендә халык җыены
5 февраль көнне Тимершык авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды.
-
Казан мәктәбе директоры яшьләргә аралашу өчен мәйданчыкларның җитмәве турында белдерде
Павел Шмаков сүзләренчә, Финляндиядә балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерү урыны китапханәләр булган.