«АК БАРС» Банкының 20 процентлы акцияләр пакетына арест салынды
9,9 миллиард сумлык акцияләр пакетына арест салу «АК БАРС» Банкы эшенә зыян салмаячак.
«АК БАРС» Банкының 9,9 миллиард сум күләмендәге 20 процентлы акцияләр пакетына арест салу финанс учреждениесенең операция эшчәнлегенә зыян салмаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына банкның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Анда билгеләп үтүләренчә, бу - акцияләрнең контроль пакеты түгел.
«Вакыйгалар нинди сценарий буенча үсеш кичерүгә дә карамастан, пакетның контрольлек итүче акционер — Татарстан Республикасы позициясенә йогынтысы чикләнгән булачак», - дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтеннән.
Финанс учреждениесе вәкилләре искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта республика банкның 85 проценттан артык акциясен контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев