Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азнакай районында «Бердәм Россия» көне узды

Проект кысаларында Азнакай районына «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

- Әлеге очрашулар белән без инде күп районнарда кунак булдык. Без халыкка үз мәгълүматыбызны җиткерәбез һәм без алар ягыннан сораулар һәм тәкъдимнәр рәвешендә җаваплы реакция күрәбез, - дип әйтте «Бердәм Россия» көннәре төбәк проектын гамәлгә ашыру турында Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел бу инде сигезенче «Бердәм Россия»  көне. Бу көнне Азнакай районында 10 мәйданчык эшләде: «Сәламәт киләчәк» проекты кысаларында республика медицина учреждениеләре табиблары тарафыннан халыкны кабул итү, «Яңа мәктәп» проекты кысаларында сәламәтләндерү кампаниясен оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдир итү һәм ТКХ өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алышу, «ПолитКөрәш» яшьләр ток-шоуының ярымфиналы, «Ныклы гаилә» проекты кысаларында «алтын юбиляр»ларны хөрмәтләү, «Демография»  милли проектын һәм «Спорт – тормыш нормасы», «Бердәм ил» – уңайлы мохит» федераль партия проектларын гамәлгә кую кысаларында  «Сәламәтлек марафоны»,  шулай ук «Чиксез Спорт» республика партия проекты. Көн тәртибе партиячеләргә мөрәҗәгать иткән җирле халыкның сораулары һәм проблемалары нигезендә төзелгән иде.

«Бердәм Россия» көне кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Юбилейный» стадионында Сабантуйда катнашты, реконструкциядән соң ачылган бассейнны, «Азнакай район үзәк хастаханә»сен һәм капиталь ремонт ясалган  «Азнакай политехник техникумы» нда да  булды. Ул шулай ук шәһәрнең бер йортында яшәүчеләр белән очрашты.

- Иң мөһиме, кешеләр республика, «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән изге инициативаларны хуплыйлар. Ягъни, ачык диалог бара, кешеләр үзләрендә сизә, - дип саный Мөхәммәтшин.

Ул ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин инициативалаган проектлар халык катнашында гамәлгә ашырылырга тиеш.

 

«Бердәм Россия» көненә йомгак ясап, ул Татарстан өчен нефть төбәге буларак характерлы аерым проблемалар булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, «Татнефть» компаниясенең берничә бүлекчәсендә чыгымнарны оптимальләштерүгә бәйле мәсьәләләр халык тарафыннан һәр очрашуда диярлек күтәрелә. Автобус маршрутлары, тулай тораклардагы урыннар белән бәйле локаль проблемалар да бар, ләкин алар, төбәк бүлеге секретаре сүзләренә караганда, шунда ук хәл ителә, чаралар шәһәр һәм район администрацияләре белән бергә кабул ителә.

«Бердәм Россия» көне» проекты республикада инде берничә ел гамәлгә ашырылып килә һәм без кешеләрнең бик теләп аралашуга баруын күрәбез. Без планнар буенча гына фикер алышып калмыйбыз, нәкъ менә бергә килешеп чыгу юлларын табабыз», - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» көннәре төбәк партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу көнне ТР Дәүләт Советы депутатлары – «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары, партиянең төбәк бүлеге җитәкчеләре республиканың бер районында эшлиләр. «Бердәм Россия» көне программасы һәр районда депутатларга һәм партияләрнең иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә килгән тәкъдимнәрне һәм проблемаларны анализлауны исәпкә алып формалаштырыла. Проектның максаты – халык белән ачык сөйләшү, хәл ителмәгән проблемалар һәм алга таба эшләү өчен мәсьәләләр турында фикер алышу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев