29 июль 2019 яңалыклары
-
Банктан 4 млн сум акча урлаган кассирны колониягә өч елдан җибәрергә мөмкиннәр
Казанның Яңа Савин районы суды банкның элеккеге хезмәткәрен акча урлауда гаепле дип тапкан һәм аны 4 елга хөкем иткән.
-
Лилия Муллагалиева Казан хастаханәсендә эшләүче табиб турында: «Күпме кешегә зыян салды икән?»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Казанның 18 нче хастаханәсенә флюорография үтәргә баручыларны һәм барырга җыенучыларны кисәтә.
-
Яман шешне ачыклаган табибларга премия бирергә тәкъдим итәләр
Карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.
-
Балалар бакчалары төзелешен тоткарлауга юл куймаска
Казанда республикада «Демография» милли проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә узды. «Бердәм Россия»нең илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркеме видеоконференция режимында республикада балалар бакчалары төзүнең барышы турында фикер алышты.
-
Дәүләт Думасында әдәпсез язулы футболкалар өчен җәза бирергә чакыралар
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов җәмәгать урыннарына әдәпсез язулар булган киемнәрдән килгән гражданнарны төзәтү эшләренә җибәрергә чакыра.
-
Саба мәчетендә балаларның рухи сәламәтләндерү ял сәгатьләре төгәлләнде
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Казанда яңа хосписның керү өлешендә мәчет һәм чиркәү булачак
"Ел саен Татарстанда онкологиядән 6 мең кеше үлә, шуңа күрә яңа стационар төзү мәсьәләсе килеп басты", - диде Владимир Вавилов.
-
"Аргамак" картодромында картинг буенча чемпионат һәм беренчелек
2019 елның 26-27 июль көннәрендә Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча Стриж, Пилот, 125-А, 125-Б төрләрендә Татарстан Республикасының 24 нче чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.
-
Татарстан егете го буенча Европа чемпионы булды
Ярышлар 21-28 июль көннәрендә Брюссельдә (Бельгия) узды.
-
Хәрби-диңгез флоты көне
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Марат Әхмәтов: Татарстан Президенты призына комбайнчылар бәйгесе игълан иттек
«Урып-җыю кампаниясендә комбайнчылардан күп нәрсә тора», - диде министр.
-
Гөмбәле җәй саташтыра
Казанда яшәүче танышыбыз Артур Сәгъдиевнең бу көннәрдә кызу “урак өсте”. Җәйге ялының беренче көненнән үк гөмбә җыю белән мәшгуль ул. “Әле кичә генә Биектау районының Әлдермеш авылы тирәсеннән майлы гөмбә белән әтәч гөмбәсе җыеп кайттык. Сәгать ярым эчендә ике чиләк тутырдык. Быел гөмбәнең күплеге!” – дип сөенә Артур.
-
Очкыч пилоты, Камада матраска утырган ике кызны күреп, коткаручылар чакырткан
Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ярдан 2,5 чакрым эчтә ике кызны табып, көймәгә утырткан һәм яр буена алып чыккан.
-
Ялларда Казанны су басты
Ялларда Татарстан буйлап көчле яшенле яңгырлар явып узды. Казанда берничә сәгать эчендә Авиатөзелеш районында Дементьев урамында су тезгә кадәр җиткән.
-
Ике Салават та хатыннарына бер үк бүләк бирәме?
28 июль, халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм татар эстрадасының популяр җырчысы Салават Миңнеханов хатыннарының туган көннәре. Алар икесе дә әлеге истәлекле көндә тормыш иптәшләренә җыр багышлый.