Агачларның штамбларын һәм скелет ботаклар киткән урыннарын кышка кергәндә җылытучы материал белән урап бәйләргә онытмагыз! Шулай ук агач төпләрен черемә, торф, компост, агач чүбе яки яфраклар белән мүлчәләргә кирәк. Мүлчәнең калынлыгы 6-10 см. булса, тамырларга бернинди салкын да куркыныч түгел. Моннан тыш кар төшүгә үк, агач төпләренә кар өю кирәк булыр– бу бар салкыннардан да ышанычлы саклаучы табиги япма. Ул туфракны салкыннан тулысынча диярлек сакларга сәләтле.
Яшелчә бакчасында исә ачык туфракта кышлаячак яшелчәләр – кузгалак, фенхель, сарымсак һ.б. культураларны торф, коры яфраклар, кар төшкәч, калын кар юрганы белән каплап җылытыгыз. Яз бик тиз килеп җитә! Шуңа да минераль ашламаларыгызны алдан әзерли башласагыз була. Ябык туфракка җир тәмам туңганчы суган, петрушка, салат һәм башка яшел тәмләткечләр сибәргә мөмкин.
Җиләк бакчасында исә бу чорда иң мөһиме – кар тоту. Рәт араларында үскән чүпләрне йолыкмагыз, нәкъ менә алар кышын кар тотуда төп булышчы булачак.
http://shahrichalli.ru/tt/component/k2/item/10248-bakchachyi-kolagyina.html
Нет комментариев