1 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Казанда яшәүче ханым баласына татар теле укытылган өчен 1 миллион сум акча таләп итә
“Казанда яшәүче Ольга Зыятдинова мәктәптә законсыз татар теле укытылган дип, әхлакый зыян өчен 1 миллион күләмендә компенсация таләп итә”, дип яза “Интерфакс”.
-
«Яндык» дип ярдәм сорап йөрүчеләр әллә кайчан үзләренә коттедж салып керде инде»
Өебез янды, бер әйберебез калмады, зинһар, ярдәм итегез! – дип йөрүчеләрне жәллисезме? Хе, жәлләми ни! Үзләрен кызгандыра белә бит алар. Ә мин аларның чын йөзен күрдем, шуңа күрә жәлләмим дә. Сез уйлаганча «прастуй» халык түгел алар…
-
Төшенкелектән дога
Әгәр дә кеше төшенкелеккә бирелсә яки аның эче пошса, Мөхәммәд صلى الله عليه وسلم аңа шундый доганы укырга куша: Ул әйтә: «Әгәр дә кеше, эч пошу яки кайгы килгәннән соң, шушы доганы укыса:
-
"Гөлтан" салаты (рецепт)
"Безнең Чирмешән" газетасыннан "Гөлтан" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
-
Коръәнне яттан белүчеләр конкурсы җиңүчесенә хаҗга юллама тапшырылачак
22 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында Коръән хафизлар арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уздыра. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Өенә кайтып керсә – ишек эчтән бикле, әтисе үлгән
Чаллы шәһәрендә, улы өенә кайтса, әтисенең үле гәүдәсенә юлыга.
-
Ленар Яшен белән Аишаны “тотканнар”
Татар эстрадасы җырчылары Ленар Яшен белән Аиша нәрсә эшләргә җыенганнардыр, ләкин Ленар “мендәрләр генә әзерләгән идек, эләктерделәр”, - дип язган.
-
Казандагы совет ашханәсендә 1961 елгы акчалар белән түләргә була
Ленин, урак һәм чүкеч сурәте, Кызыл байрак... Болар тарихта калмаган икән әле. Казанда республикада бердәнбер совет ашханәсе эшли. Анда совет заманы мохите хөкем сөрә. Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан, ашханәдә хәтта совет заманындагы акчалар белән түләргә була.
-
Татарстан мөфтие балаларын "баш кисеп" шаккаттырган (ФОТО)
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең балаларына (ул дүрт бала атасы) онытылмаслык яллар оештырган. Алар бергәләп интерактив фәнни-күңел ачу үзәге булган Кызыклы фән һәм техника йортында кунак булган.
-
Алабугада фатирында чыккан янгында 49 яшьлек ир-ат зыян күргән
Тугаров урамындагы 22а йорты фатирларының берсендә суыткыч янып киткән.
-
Чаллыда 16 яшьлек кызны чит ил машинасы бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте Маршал Жуков урамында кыз тиешсез җирдән юлдан чыгып барганда килеп чыккан.
-
Халыкның 30 проценты аяк киемен ай саен ремонтка бирә
Дөнья киңлегеннән ни файда, аяк киемең тар булса, диләрме әле? Халыкның күбесе аяк киеменең сыйфатыннан канәгать түгел. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халыктан аяк киеме турында сорашкан.
-
Җәвит Шакиров ТНВда чыгачак яңа тапшыруы турында: «Мин аны акча өчен эшләмим»
Җәвит Шакиров тамашачыларга юмор остасы һәм җырчы буларак кына түгел, ә телевизион алып баручы буларак да билгеле шәхес. Күптән түгел ул ТНВ каналында “Башваткыч”ны алып барган иде, ә хәзер шул ук телеканалда “Җәвит-кәмит” дигән яңа тапшыру алып барачак. Яңа телепроект нәрсәдән гыйбәрәт? Җәвит абыйның үзеннән сораштык.
-
Табиблар баланы коткарган, әмма әнисен коткара алмаганнар
Күптән түгел Илдар белән Лилиянең уллары туган дигән хәбәрне ишетеп шатлыклы гаҗәпләнү кичердем. Табиблар бит аларга балагыз булмаячак дигән иде... Дөресрәге Илдарның баласы булмаячак... Германиягә кадәр дәваланырга бардылар, әмма андагы табиблар да шул ук сүзне әйткән
-
Кабак джемыннан татлы бәлеш
Лаеш районы Сенгел авылыында яшәүче Әлмира Миңнуллинадан кабак джеменнан татлы пирог рецептын тәкъдим итәбез.